Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда Карлсон бар. Тотканнар...

Коми Республикасының Сосногорск шәһәреннән килгән 30 яшьлек егет Чаллыда дүрт тапкыр фатир баскан һәм ике тапкыр кеше талаган. Баксаң, аның даими тору урыны булмаган. Ул бер йортның түбәсендә яшәгән. Кырын юл белән тапкан акчаларын азартлы уеннарга һәм спиртлы эчемлекләргә тоткан. Март аенда балкон тәрәзәсен ватып кереп, бер фатирдан 2,5 мең...

Коми Республикасының Сосногорск шәһәреннән килгән 30 яшьлек егет Чаллыда дүрт тапкыр фатир баскан һәм ике тапкыр кеше талаган.



Баксаң, аның даими тору урыны булмаган. Ул бер йортның түбәсендә яшәгән. Кырын юл белән тапкан акчаларын азартлы уеннарга һәм спиртлы эчемлекләргә тоткан.

Март аенда балкон тәрәзәсен ватып кереп, бер фатирдан 2,5 мең сум акча, алтын әйберләр, пневматик пистолет урлаган. Аннары 27 яшьлек бер кешене талап, 15 мең сум акчасын алган. 1 апрельдә 68 яшьлек пенсионер ханымның фатирына үтеп кергән. Тегесе каршылык күрсәткәч, кулына эләккән коньяк шешәсен алып качкан. Алга таба тагын фатирлар баскан.

Оперативниклар егетне кайнар эздән тоткарлаганнар. Тентегәндә аннан бер фатирдан урлаган нетбук табып алганнар. 2003 елдан бирле ул дүрт тапкыр хөкем ителгән булган. Җинаятьче гаебен таныган. Хәзер ул сак астында.

http://www.almet-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев