Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чикләвекле рогаликлар рецепты

Камыр: 3 стакан он, 1 стакан каймак, 150 г атланмай. Эчлек: 2 стакан әстерхан чикләвеге, 1 стакан шикәр комы, 1 аш кашыгы бал, 1 бал калагы дарчин. Йомшара башлаган атланмайны агарганчы кашык белән болгатырга. Каймак салып, 2 минут тирәсе болгатканнан соң, 1,5 стакан он кушарга һәм камыр басарга. Камырны кунага...

Камыр: 3 стакан он, 1 стакан каймак, 150 г атланмай.

Эчлек: 2 стакан әстерхан чикләвеге, 1 стакан шикәр комы, 1 аш кашыгы бал, 1 бал калагы дарчин.

Йомшара башлаган атланмайны агарганчы кашык белән болгатырга. Каймак салып, 2 минут тирәсе болгатканнан соң, 1,5 стакан он кушарга һәм камыр басарга. Камырны кунага бушатып, тагын 1,5 стакан он өстәргә һәм 7-10 минут басарга.+

Эчлек өчен чикләвекне иттарткыч аша үткәрергә, шикәр комы, бал, дарчин өстәп яхшылап болгатырга.

Камырдан диаметры 30 ар см булган җәемнәр җәяргә. Һәркайсыннан 8 өчпочмак кисеп алырга. Җәемне атланмай белән майлап, һәр өчпочмакка эчлек салып чыгарга. Өчпочмакның киң ягыннан башлап, рулет сыман итеп төрергә. Рогаликларны майланган табага тезеп, духовкада 20-30 минут пешерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев