Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы соравына җавап

-Кесә телефонын гарантия мастерскоена тапшырганнан соң аны 45 көн ремонтладылар. Алырга баргач тикшереп карасак, эшләми. Алар миңа: "Ремонтны дәвам итәбез", диделәр. Әмма аңардан баш тартып, акчасын кире кайтарасы килә. Моны ничек эшләргә була? Ильяс Сәмигуллин -Әгәр дә бер еллык гарантия срогы чыкмаган, ә товар ремонтта 45 көннән артык тора икән,...

-Кесә телефонын гарантия мастерскоена тапшырганнан соң аны 45 көн ремонтладылар. Алырга баргач тикшереп карасак, эшләми. Алар миңа: "Ремонтны дәвам итәбез", диделәр. Әмма аңардан баш тартып, акчасын кире кайтарасы килә. Моны ничек эшләргә була?

Ильяс Сәмигуллин

-Әгәр дә бер еллык гарантия срогы чыкмаган, ә товар ремонтта 45 көннән артык тора икән, ремонтны дәвам итү яисә сату-алу килешүен өзәргәме икәнен үзегез хәл итә аласыз. Әгәр дә ремонтны сайласагыз, килешү шартларын үтәмәгән өчен штраф түләүне таләп итә аласыз. Ул ремонтның 46нчы көненнән башлап һәр көн өчен товарның бер проценты күләмен тәшкил итә ("Кулланучылар хокукын яклау турында" РФ Законының 20 һәм 23 нче маддәләре).

Сату-алу килешүен өзәргә уйласагыз, үз таләпләрегезне язма рәвештә төзегез. "Кулланучылар хокукын яклау турында" РФ Законының 18, 22 һәм 24 нче маддәләренә сылтама күрсәтеп, товарның хәзерге вакытта кайда икәнен языгыз. Дәгъваны сатучыга биреп, икенче экземплярында кул куйдыртыгыз. Ул товарны кабул итү датасын күрсәтүче дәлил булып тора. Акчагызны кайтарудан алар баш тарта алмаячак, чөнки 45 көн эчендә төзәтелмәгән кимчелек - җитди, товар сыйфатсыз булып исәпләнә.

Җавапны Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының бүлек начальнигы Алина Виноградова бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев