Әлеге язмамны әбием Гөлсинә Хәбибрахмановага багышлыйм.
1931 елның октябрь аенда Иске Шөгер авылында туа ул, аңа Миңлегөлсинә, дип исем бирәләр. Тик әтисе генә сельсоветка барып, 1932 елның 17 апрелендә туды, дип яздыра. Чөнки колхозлашу, хәллерәк крестьяннарны раскулачивать итү чоры, әтиләре Хәбибрахманның, кулак дип сөргенгә җибәрмәсеннәр өчен, колхозга кереп йөрүе була....