Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бала рәсеме ни сөйли?

Үзләренә ышанмаган балалар рәсемне кәгазь битенең бер почмагына гына ясыйлар икән. Психологлар шулай дип саный. Детальләрне әледән-әле бозгыч белән бетерәләр. Икеләнәләр. Бу түбән үзбәя турында сөйли. √ Күпләр әтиләрен зур, көчле итеп күрсәтә. Гаиләдә аның тоткан урынына бер ишарә ул. Рәсемдә әни кеше читтәрәк торса, әтидән күпкә кечерәк булса, димәк,...

Үзләренә ышанмаган балалар рәсемне кәгазь битенең бер почмагына гына ясыйлар икән. Психологлар шулай дип саный. Детальләрне әледән-әле бозгыч белән бетерәләр. Икеләнәләр. Бу түбән үзбәя турында сөйли.

√ Күпләр әтиләрен зур, көчле итеп күрсәтә. Гаиләдә аның тоткан урынына бер ишарә ул. Рәсемдә әни кеше читтәрәк торса, әтидән күпкә кечерәк булса, димәк, гаиләдә аның роле, сүзе мөһим түгел.

√ Гаиләне сурәтләгәндә кемнедер төшереп калдырса, аның роле юк дип аңларга кирәк. Бала эне-сеңелләреннән көнләшсә дә, аларны «онытып» калдыра.

√ Баш интеллект символы булып тора. Зур баш акыл үсешен күрсәтә. Яклауга мохтаҗ бала үзен, һичшиксез, баш киеме «кидереп» ясый.

√ Колак - ишетә, тыңлый белүне аңлата. Тәнкыйтьне кабул итмәүчеләр, кеше сүзенә колак сала белмәүчеләрнең «кеше»ләре колаксыз килеп чыга.

√ Авыз - үз фикереңне, хокукларыңны яклар өчен. Тешләре күренеп торган авызны агрессив балалар ясый.

√ Куллар - башкалар белен элемтә урнаштыра алу сәләтен ача. Бала җитез, физик яктан нык дип укырга кирәк. Үз-үзенә ышанмаган балалар рәсемендә куллар йә кесәгә тыгылган, йә артка яшерелгән була.

√ Зур күзләр куркуны, шомны чагылдыра.

√ Аяклар тормыштагы терәк турында сөйли. Бала бәйсез булырга теләсә, озын аяклар ясый.

√ Наз, ярату җитмәгән балалар чәчәк ясый.

√ Ябык ишекләр, ябык сарайлар баланы тыюлар күп икәнен аңлата. Ишек-тәрәзәсез өйләр - аралаша белмәү билгесе. Тәрәзәләр азрак булган саен, бала кыюсызрак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев