Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Фәнис бүтән юк инде!”

Актаныш районы Югары Яхшый авылында булган фа­җига күпләрне тетрән­дерде. 12 апрель көнне иртәнге якта трактор капланып, дүрт яшьлек бала үлгән иде. Баланың әнисе Лилиянең бик авыр вакыты. Бердәнбер газиз улын җирләгәннән соң, аны сең­лесе Алисә үзе белән Түбән Камага алып киткән. "Лилия апам Алмазга баласы белән кияүгә чыкты. Ике еллап...

Актаныш районы Югары Яхшый авылында булган фа­җига күпләрне тетрән­дерде. 12 апрель көнне иртәнге якта трактор капланып, дүрт яшьлек бала үлгән иде. Баланың әнисе Лилиянең бик авыр вакыты. Бердәнбер газиз улын җирләгәннән соң, аны сең­лесе Алисә үзе белән Түбән Камага алып киткән.
"Лилия апам Алмазга баласы белән кияүгә чыкты. Ике еллап бергә яшәделәр. Фәнис - апамның көтеп алган сабые. Ун ел буе баласы булмады бит аның. Башка була да алмый. Бар бәхете шушы бала иде, - дип сөйли Алисә. - Алмаз белән Лилиянең ничек танышканын әйтә алмыйм. Начар тормадылар. Апам фермада сыер сауды. Көненә өч тапкыр бара иде. 60 сыеры бар иде аның. Өе чиста, баласын бик ярата иде. Фәнисебез курчак кебек иде безнең", - ди ул.
Фаҗига булган көнне Лилия Алисәгә шалтыратып: "Фәнис бү­тән юк",- дип әйтә. Иртәнге уннар тирәсе була бу. Алисәнең үзендә дә ике кечкенә сабый. Такси чакыртып Югары Яхшыйга килеп җиткәнче шактый вакыт уза.
- Без килгәндә апам кан эчендә иде. Трактор астыннан улын үзе чыгарган. Баласының канына буялып беткән иде. Балалар бакчасы алар өеннән ерак урнашкан шул. Әгәр шунда җәяү генә барган булсалар! Тик баланың гомере беткәндер инде. Апам иртән улын җитәкләп бакчага юл тота. Бераз баргач, артларыннан Алмаз куып җитә һәм тракторга утыртып алып китә. Тик озак та бармыйлар, трактор каплана. Апамның да кабыргаларына зыян килгән. Табибка күренергә дә теләми. "Балам булмагач, минем яшисем килми. Барыбер үләсе", - ди ул. Апамны да, йөрәк авырулы әниемне дә сак­лап кына торам, - ди Алисә.
Лилиянең Алмаз белән уртак баласы булмый. "Нигәдер кияү ягыннан бер генә кеше дә баланы озатырга булышмады. Хәтта зиратка да килмәгәннәр. Ә бит Алмаз руль артына исерек килеш утырган. Баланы кайтарып булмаса да, ул кылган эше өчен җавап бирергә тиеш. Хәзер апама шалтыратып: "Өйгә кайт", - ди. Анда кайтса, акылдан шаша бит ул. Фәнисне бала табу йортыннан үзем каршы алган идем. Моргтан да үз кулларым белән алып чыктым. Миңа бик авыр. Тик ничек тә яшәргә кирәк", - ди Алисә.
21 июньдә 5 яшен тутырасы Фәнисне Минзәлә районында җирләгәннәр.
Гөлгенә Шиһапова
Чыганак: http://vatantat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига