Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорск кызы “Россия туташы”нда җиңә алмады

"Россия туташы-2016" бәйгесенең җиңүчесе булып Төмәннән 18 яшьлек Яна Добровольская танылды. Финалда җиңүче таҗы өчен 50 кыз көч сынашты. Алар арасында Татарстан данын яклаучы якташыбыз "Татарстан туташы-2016" бәйгесе җиңүчесе, 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова бар иде. Безнең кызлар таҗ яулый алмады. Беренче вице-туташ исеменә Оренбург өлкәсеннән Юлиана Королькова лаек булса, икенче...

"Россия туташы-2016" бәйгесенең җиңүчесе булып Төмәннән 18 яшьлек Яна Добровольская танылды. Финалда җиңүче таҗы өчен 50 кыз көч сынашты. Алар арасында Татарстан данын яклаучы якташыбыз "Татарстан туташы-2016" бәйгесе җиңүчесе, 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова бар иде.

Безнең кызлар таҗ яулый алмады. Беренче вице-туташ исеменә Оренбург өлкәсеннән Юлиана Королькова лаек булса, икенче вице-туташ булып Кировтан Юлия Хорошавина танылды.
Сүз уңаеннан: "Россия туташы-2016" исеменә лаек булган кызга 1 миллиоон доллар бәяләнүче ак алтыннан эшләнгән, брилиант һәм энҗе белән бизәлгән таҗ тапшырылган. Әлеге бүләкне аңа "Россия туташы-2015" җиңүчесе София Никитчук киертте. Яна Добровольскаяга моннан тыш 3 миллион сум акча һәм автомобиль дә бүләк ителде. Иң мөһиме, ул Россия данын ил дөньякүләм бәйгеләрдә дә яклаячак.
Чыганак: http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан гүзәле