22 апрель 2016 яңалыклары
-
Яшь егет 9 каттан нигә сикергән?
Биеклектән сикерер алдыннан ул асылынып та карый. Әмма исән кала... Аннан соң 26 яшьлек Түбән Кама егете тәрәзәдән сикерә. Ул бер атна буе эчкән булган. Егет мордар киткәндә фатирда аның шешәдәше исереп йоклап яткан. Бу хәл бүген була. http://www.almet-rt.ru/
-
Лениногорскидан ерак түгел коньяк төягән фура ауган
Бөгелмә районы Карабаш поселогы тирәсендә була бу юл һәлакәте. Фура шофера машина белән идарә итә алмый һәм ярым прицеплы машина юл читенә ава. Ул кыйммәтле коньяк төягән булып чыга, шешәләр ватылып ага. Шофер үзе артык зыян күрми. Чыганак:http://sntat.ru/proisshestviya/40074-v-tatarstane-na-trasse-oprokinulsya-gruzovik-s-konyakom
-
Хатынын үтергән элеккеге полиция хезмәткәре ирегеннән мәхрүм ителмәде
Татарстан югары суды 37 яшьлек Ренат Гыйззәтуллинга карата чыгарылган хөкем карарын үзгәрешсез калдырды. Тукай районы Эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең элеккеге урынбасары әлеге ир-ат мәҗбүри дәвалану өчен психоневрология диспансерына озатыла. Исегезгә төшерәбез, Чаллы шәһәр суды, 2015 елның 23 февралендә иртәнге сәгать 4тә "Сайга-5" ау мылтыгыннан атып, хатынын үтергән 37 яшьлек Ренат...
-
Түбән Мактамада бер әбине үтергәннәр
Түбән Мактама бистәсенең Заводская урамында яшәүче бер карчыкны фатирына кереп үтергәннәр. 1939 елгы әбинең үле гәүдәсенә кесә телефонына да, өй телефонына да җавап бирмәвенә аптырап килгән кызы тап була. Икенче каттагы фатирга балкон аша кергәннәр. Әбинең зур суммада акчасын алган булулары ихтимал. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итә...
-
Лениногорскилылар, сак булыгыз: синоптиклар көчле җил турында кисәтә
Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 16-21 метрга җитәргә мөмкин Бүген көндез һәм иртәгә иртәнге 6дан 18 сәгатькә кадәр Татарстан синоптиклары республика территориясендә һава торышы бозылу турында кисәтә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсеннән алынган хәбәргә караганда, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 16-21 метрга җитәргә мөмкин. http://tat.tatar-inform.ru/
-
Лениногорск музеена кул эше осталары җыелды (ФОТОЛАР)
Бүген Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда кул эше осталары мастер-класслар күрсәтте. Әлеге чара "Татарстанда музейлар язы" акциясе кысаларында оештырылды. Акция 21 апрельдән башланды, 26сына кадәр дәвам итәчәк. Туган якны өйрәнү музеенда өч төрле кул эше буенча мастер-класслар күрсәтелде. Балчыктан фигуралар ясадылар, тукымалардан курчак тектеләр, Пасха бәйрәменә йомыркаларны бизәделәр. Осталар -...
-
Яр Чаллыда травматологны атып үтергән 86 яшьлек пенсионерга карата суд карары чыкты
Ул 6 ел 3 ай ирегеннән мәхрүм ителгән Яр Чаллы шәһәре суды табиб-травматологны атып үтерүдә гаепле дип танылган 86 яшьлек Мисбах Сәхабетдиновка карата карар чыгарды. Тикшерү һәм суд тарафыннан ачыкланганча, табибны үтергә үзара күптәнге конфликт сәбәп булган. 2008 нчы елның 8 июлендә Сәхабетдинов кул бармагы имгәнүе сәбәпле 4 нче шәһәр...
-
Файдалы коктейльләр
Яз - авитаминоз вакыты. Әйдәгез, файдалы коктейльләр ясарга өйрәнәбез. · Кишер + имбирь+ алма - иммун системасын ныгыта. · Алма + кыяр+ сельдерей - холестеринны киметә, баш авыртуыннан, ашказаны эшчәнлеге бозылуыннан коткара. · Помидор + кишер + алма - тән төсен яхшырта, авыздан килгән начар исләрне бетерә. · Ачы борыч...
-
Татарстанда 18 яшьлек кыз су тулы базга төшеп үлә язган
Арча районының Кәче авылында көндәлек эш белән шөгыльләнеп йөргән Тәлгать Мортазин күршеләре ягыннан тавыш ишетә. Йөрәге түзми, хатыны Роза һәм улы Руслан белән шул якка китә. Ни булырга мөмкин бу? Йорт ташландык хәлендә, кеше яшәми. Иске сарай ягында җир астыннан диярлек сәер тавыш ишетелә. Сарай эчендәге тирән, су белән тулган...
-
Кукурузлы салат ясыйбыз
Зур савытка катламлап салырга: 2 стакан пешкән дөге, ваклап туралган пешкән тавык ите (тиресеннән башка), ваклап туралган суган, тоз, 1 банка косерваланган гөмбә, 1 банка кукуруз, һәр катны майонез белән сыларга, өстенә дә майонез сылап, вакланган чикләвек белән бизәргә.
-
Татарстанда поездан пассажир югалган
«Чиләбе - Мәскәү» поезды начальнигы Бөгелмә полиция бүлегенә шалтыратып, бер пассажирның югалуы турында хәбәр итә. Урыссу станциясеннән кузгалгач, проводник бер кешенең юклыгын, тамбур ишегенең ачыклыгын абайлап ала. Полиция пассажирның югалуы турында хәбәр тарата. Күпмедер вакыттан соң аяк киеме һәм телефоны буенча аның поездан егылган урынын табалар. Ирне ашыгыч рәвештә хастаханәгә...
-
Банк карталары белән операцияләр ясауда игътибарлы булыгыз
Мошенниклык гамәленең тагын бер ысулы активлашуы күпләрне борчуга сала. Авито.ру сайтына әйбер сатырга куйган кешеләрнең кәрәзле телефон номерлары буенча шалтыратып мошенниклар тәкъдим ителүче товарны алырга теләүләрен белдереләр һәм акчаны банк картасына күчерәбез, дип, карта номерын, башка кирәкле мәгълүматларны сорап алалар. - Банк картасы номеры белән бергә карта артындагы өч урынлы...
-
Ачуланганчы, аңлатыгыз
Еш кына әниләр безгә: «Кечкенә балам уенчыкларын җыярга кушсам, һәрвакыт киреләнә, елый. Бу очракта әти-әни нишләргә, нинди тәрбия чарасы кулланырга тиеш? Киңәш бирә алмассызмы»,- дип мөрәҗәгать итәләр. Әйе, балалар үскән саен, аларга таләпләр дә арта тора. Һәр әти-әни баласы тәртипле генә уйнасын, уйнап туйгач, үз артыннан җыештырсын, дип хыяллана. Ләкин...
-
Әлмәттә ялган аракының эзенә төшкәннәр
Татарстанның нефть башкаласында полиция хезмәткәрләре ялган аракы сакланган урынны ачыклаган. Әлмәттә яшәүче берәү үз гаражында 76,5 литр аракы саклаган. Полиция шушы көннәрдә аны фаш итте. Бер шешә ялган аракыны ир 100 сумга гына Оренбургтан кайтарткан. Аларның акцизлы маркалары булмаган. Хәзер тикшерү бара, дип яза "Әлмәт таңнары". http://intertat.ru/tt
-
Лениногорскилылар татарча диктант яза ала
23 апрельдә татар телен белүдә сыналып булачак. Быел беренче тапкыр татарча «Бердәм диктант» үткәрелә. Бәйгедә катнашучылар Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романыннан өзек язачаклар. Акция оештырылачак мәйданнарның төгәл исемлеге билгеле булды. Ул Казанда берничә урында, шулай ук республика районнарындагы медицина училищесы һәм колледжларында язып булачак. Безгә якын шәһәрләр - Әлмәттә Шевченко...