Заман сулышы

18 август 2016 яңалыклары

  • 18 август 2016 - 13:36
    Шәһәр көне белән сезне, лениногорскилылар!
    Нурлы калам Горур таулар кочагына Иркәләнеп сыенгансың. Шушы җирне нурга күмеп, Ямьләндереп син тугансың. Лениногорск - нурлы калам, Тауларыңда шаулый урман. Гөлбакчадай урамнарың, Сине күреп туялмамын. Төрле милләт кешеләре Монда килеп нигез салган. Күнел җыры, җан җылысы Йортларыңа сеңеп калган. Табышалар, кавышалар, Гаиләләр артып тора. Сабыйларның, көлүеннән Урамнарың балкып тора....
    543
    0
    0
  • 18 август 2016 - 13:18
    Канализация чокырына сыер төшкән (фото)
    Кичә Яшел Үзән районының Әйшә бистәсендә бер сыер канализация чокырына төшеп киткән. Хайванны коткарырга гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килгән. Алар бер сәгать дәвамында, биш метр тирәнлеккә төшеп киткән сыерны кран-манипулятор ярдәмендә өскә чыгаралар. Мал исән-сау, аңа зыян килмәгән. http://intertat.ru/
    466
    0
    0
  • 18 август 2016 - 12:58
    Лениногорск районының яшь комбайнчылары сынатмый (фотолар)
    Быелгы урак вакытына көннәрнең кайнары, кызуы туры килде дә бит, ә. Без нишләргә белмичә, күләгәле урын эзләп йөргәндә, район игенче-механизаторларыбыз кайнар һава агымында кыр-басулардан икмәк җыя. "Комбайнда кондиционер булмаса, консерва банкасында килька балыгы кебек хис итәсең", ди "Спартак агрофирмасы" хезмәтчәне Альмир Вәлирахманов. СК-5 "Нива" комбайнында музыка тавышы яңгырый, шулай күңеллерәк,...
    465
    0
    0
  • 18 август 2016 - 11:46
    Шулай да була икән...89 яшьлек бабай икенче югары белем алу өчен укырга кергән
    Пермьдә яшәүче 89 яшьлек Кирилл Патрахин икенче югары белем алу ниятеннән педуниверситетка кергән, дип яза permnews.ru. - Мин дөньяның 72 иленә бардым, дөньяның 7 могҗизасын күрдем, тормышның бик күп күңелле мизгелләрен кичердем, - ди студент бабай, тик менә 90га җиткәндә аңа күңелсез булып киткән һәм шуңа укырга керергә булган. Ул...
    472
    0
    0
  • 18 август 2016 - 11:00
    Лениногорскига 38 градус эсселек килә
    Якын сәгатьләрдә һава торышының кискен үзгәрүен кисәтә синоптиклар. Бүген һәм иртәгә Татарстан буенча бик эссе булачак. Температура 37-38 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. http://intertat.ru/
    562
    0
    0
  • 18 август 2016 - 10:07
    Лениногорскида кабат халыкны кабул итү мобиль пункты эшләде
    Халыктан гозерләрне җыеп, депутатларга тапшыру эше белән шөгыльләнүче "Бердәм Россия" партиясенең мобиль кабул итү пункты бу атнада кабат безнең муниципаль районда булды. Көндез алар Зәй-Каратай һәм Иске Писмән авыл җирлекләрендә булып, махсус автобус янында анда яшәүчеләрнең сорау-үтенечләрен кабул итте. Ике җирлектән 33 кеше үзенең гозерен махсус кәгазь битенә язып тапшырды....
    487
    0
    0
  • 18 август 2016 - 10:00
    Лениногорскида футбол буенча чемпион билгеле булды
    Шушы көннәрдә футбол буенча шәһәр чемпионаты тәмамланды. Чемпионатның бронза призеры «55 квартал», икенче урында «Ремонтник» командасы. «Ветеран» командасы чемпион булды, аңа кубок тапшырылды.
    449
    0
    0
  • 18 август 2016 - 09:18
    Лениногорск шәһәре мэры юбилярларны котлады
    Шушы көннәрдә шәһәребездә яшәүче сугыш ветераны, тыл хезмәтчәне: Мөзәгыйть Сабитов белән Раиса Кончева 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Туган көннәрендә аларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов өйләренә барып котлады. Хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде, бүләк һәм Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын тапшырды.
    577
    0
    0
  • 18 август 2016 - 07:31
    Ленар Сәйфиев соңгы вакытта нигә чыгыш ясамый?
    Соңгы вакытларда җырчы Ленар Сәйфиев зур сәхнәләрдә сирәгрәк күренә башлады. Моның сәбәбен ул болай дип аңлатты: - Соңгы вакытта миңа бу сорауны бирүчеләр шактый шул. Чыннан да, "Барс-медиа" компаниясе белән эшләмим хәзер, күмәк концерт программаларында да сирәгрәк чыгыш ясыйм, әмма аңа карап кына җырламый тормыйм. Сезнең сорауга җавап итеп, тамашачы...
    497
    0
    0
  • 18 август 2016 - 07:13
    Лениногорскилылар, Шәһәребез көне белән!
    Безнең шәһәр Лениногорск - туган йортым минем, Сиңа тартыла һәрчак күңелем. Алыштырмам сине мин башкага, Тормыш юлым синдә башлана. Мин яратам сине, гүзәл шәһәр, Җыйнак урамнарың үз итәм. Күл буйларын иңләп йөримен дә, Бар күңелем белән ял итәм. Гомер итә синдә татар, урыс, Тату яши чуаш, үзбәк тә. Күңелең киң...
    678
    0
    0
  • 18 август 2016 - 07:01
    Татарстанда ир комбайн астында калган
    Комбайнчы авыр хәлдә. Комбайнчы кабинадан егылып төшеп, тәгәрмәч астына эләккән. Комбайнның ир кешене аягыннан башына кадәр арткы тәгәрмәче белән үтүе хакында хәбәр ителә. Комбайнчының ярдәмчесе аның каядыр юкка чыгуына игътибар да итмәгән булган. Җәрәхәтләнгән ирне арттан килүче икенче комбайн йөртүче күреп алган. Зыян күргә ирне Балтач Үзәк район хастаханәсеннән Республика...
    495
    0
    0
  • 18 август 2016 - 05:34
    Хәния Фәрхинең кызы Алсу кияүгә чыккан (фото)
    Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи гаиләсендә зур вакыйга булды: 5 август көнне төпчек кызы Алсуның туе гөрләде! Мәҗлес Башкортстанның Тәтешле районында узган, туйда барлыгы 80ләп кунак булган. - Никахыбыз узган ел 8 августта үтте. Тормыш иптәшем Руслан исемле, ул әниемнең якташы - Тәтешле егете. Уфада яшибез. Руслан Уфа юридик институтында...
    517
    0
    0
  • 18 август 2016 - 05:15
    Район башлыгы Шәһәр көне белән котлый
    Хөрмәтле шәһәрлеләр! Кадерле лениногорскилылар! 18 август көнне уртак бәйрәмебез - Лениногорскиның туган көнен билгеләп үтәбез. Моннан 61 ел элек нефтьчеләрнең эшчеләр поселогы шәһәр итеп үзгәртелде. Ул шәһәр төзелсен, үссен дигән максат белән бирегә килүче төрле яшьтәгеләрне, милләт, һөнәр ияләрен үзара очраштырды, язмышларын бәйләде. Әти-бабайларыбызның тырышлыгы, предприятие, оешма, коммуналь хезмәт күрсәтүче...
    572
    0
    0
Реклама