Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районының яшь комбайнчылары сынатмый (фотолар)

Быелгы урак вакытына көннәрнең кайнары, кызуы туры килде дә бит, ә. Без нишләргә белмичә, күләгәле урын эзләп йөргәндә, район игенче-механизаторларыбыз кайнар һава агымында кыр-басулардан икмәк җыя. "Комбайнда кондиционер булмаса, консерва банкасында килька балыгы кебек хис итәсең", ди "Спартак агрофирмасы" хезмәтчәне Альмир Вәлирахманов. СК-5 "Нива" комбайнында музыка тавышы яңгырый, шулай күңеллерәк,...

Быелгы урак вакытына көннәрнең кайнары, кызуы туры килде дә бит, ә. Без нишләргә белмичә, күләгәле урын эзләп йөргәндә, район игенче-механизаторларыбыз кайнар һава агымында кыр-басулардан икмәк җыя. "Комбайнда кондиционер булмаса, консерва банкасында килька балыгы кебек хис итәсең", ди "Спартак агрофирмасы" хезмәтчәне Альмир Вәлирахманов.

СК-5 "Нива" комбайнында музыка тавышы яңгырый, шулай күңеллерәк, ди. Ул көнне арпа суктыруда иде. Яшь механизатор туган авылы кырларында алтынчы сезон эшли. Авыл хезмәтен яратуы аркасында, шәһәрдәге училищены тәмамлап кайткач, биредә калырга булган. Кыш айларында исә тракторга утыра. Быелгы урак башланганнан бирле 500 тоннага якын бөртекле суктырган. Тырышып эшли торгач, алдынгылар рәтенә дә чыкты.

- Әлегә кадәр күчмә байракны алганым юк иде, нык шатландым, димәк, хезмәтне күрә белгәннәр. Булган икмәкне җыябыз, уңыш кырына карап чыга. Мәсәлән, солы суктырганда көненә 30 бункер тутырып булды, бункерга 1 тоннадан артык керә. Кондиционер гына эшләсен, - ди ул.

Чыннан да, ул суытмаса, эш харап, комбайн тәрәзәсенә бернинди форточка-ише нәрсә ясалмаган да. Яшьлек дәрте авыр хезмәтне җиңә шул, эштән кайткач, урамга, дуслар янына чыгуын әйтәм.

Икенче комбайнда быел Казан аграр университетының беренче курсын тәмамлап кайткан Иршат Өметбаев эшли. Ул да эштә сыната торганнардан түгел, кечкенәдән үк комбайн ярдәмчесе булып хезмәт иткән.

- Менә өченче сезон үзем генә эшлим, - ди ул. - "Нива" да исә икенче ел. Иртә белән торуы гына бераз авыр, аннары эш җайланып китә, авырлыгын сизмисең.

Иршат максатчан программа буенча укый, ягъни университетны тәмамлаганнан соң, хуҗалыкка эшкә кайтырга тиеш була.

Районда клевер дигән күпьеллык үләнне "Лениногорская" агрофирмасы гына игә. Ул 585 гектарда чәчелгән. Аны яшел килеш чабып алып, терлек азыгы өчен сенажга салалар, ә Мичурин кырында механизатор Азат Габидуллин "Полесье" комбайнында клеверны орлык өчен суктыра иде. Ул игенче һөнәрен ярату әтисеннән күчкән, дип уйлый.

- Быел көзге бодайның уңышы яхшырак булды. Арпа, арыш, бодай суктыруда эшләдем. Алар комбайн бункерына 5 тоннадан артык сыя. Менә беренче мәртәбә клевер суктыруда, бөртеклеләрдән әллә ни аерылмый икән, - ди ул.

Азат бер атнада 471 тонна бөртекле суктырып өлгергән һәм ул да алдынгылар исемлегендә иде. Мичурин егете эшкә вахта белән йөри, ерак кырда булсалар, техникаларын каравылчыга калдырып китәләр икән.

8-14 август аралыгында алдынгы комбайнчылар: кече егәрлекле комбайннар арасында - Азат Хәбибуллин ("Хәбибуллин Ф.З." фермерлык хуҗалыгы), бер атнада 238 тонна суктырган. Уртачада - Әхәт Сәхапов ("Маркс") - 316 тонна. Югары җитештерүчәндә - Виктор Богачев ("Хәйретдинов Н.Л" фермерлык хуҗалыгы) - 463 тонна.

Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев