Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида кабат халыкны кабул итү мобиль пункты эшләде

Халыктан гозерләрне җыеп, депутатларга тапшыру эше белән шөгыльләнүче "Бердәм Россия" партиясенең мобиль кабул итү пункты бу атнада кабат безнең муниципаль районда булды. Көндез алар Зәй-Каратай һәм Иске Писмән авыл җирлекләрендә булып, махсус автобус янында анда яшәүчеләрнең сорау-үтенечләрен кабул итте. Ике җирлектән 33 кеше үзенең гозерен махсус кәгазь битенә язып тапшырды....

Халыктан гозерләрне җыеп, депутатларга тапшыру эше белән шөгыльләнүче "Бердәм Россия" партиясенең мобиль кабул итү пункты бу атнада кабат безнең муниципаль районда булды.
Көндез алар Зәй-Каратай һәм Иске Писмән авыл җирлекләрендә булып, махсус автобус янында анда яшәүчеләрнең сорау-үтенечләрен кабул итте. Ике җирлектән 33 кеше үзенең гозерен махсус кәгазь битенә язып тапшырды. Авыл кешеләрен иң борчыган мәсьәлә, әлбәттә, юллар. Иске Писмәндә, шулай ук, даруханә кирәк диючеләр дә булды.
Кич белән халыкны кабул итү мобиль пункты шәһәрнең 7 нче микрорайонына килде. Монда ул көнне 13 нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсенең ишегалды бәйрәме иде. Шуңа да биредә яшәүчеләр бәйрәм дә карады, махсус автобус янына килеп гозерләрен дә язды.
-Безнең районда яшәүчеләрнең барысы да диярлек яшь гаиләләр. Шуңа күрә балалар да күп, балалар бакчасында урын да җитми хәтта. Тагын берне төзергә кирәктер, дип уйлыйм. Шулай ук үзебезнең районның мәктәбе, шулай ук төрле спорт секцияләре, хореография түгәрәкләре булган яшүсмерләр клубы да төзелсә, балалар һәм олылар өчен дә җайлы булыр иде, - ди ике бала анасы Екатерина Агеева.
Ә менә Эльвира Гаязова:
-Депутатлар җәйге вакытка күчү мәсьәләсен кабат карасыннар иде. Юкса көзгә таба - августта бик иртә караңгы төшә, җайсыз, - ди.
Эвелина Рычкалова исә:
-Безнең районда бик матур чишмә бар. Су юлы буйлап парк ясалса, ял итү, кичке прогулка урыны булыр иде, - ди.
7 нче микрорайонда яшәүчеләр менә шундый сорау-үтенечләрен кәгазьгә төшереп, координаторларга тапшырды. Алар үз чиратында электрон рәвештә теркәп, бер системага туплап, депутатларга тапшырачак.
Ләйсән Шәрәфетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X