Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Хәния Фәрхинең кызы Алсу кияүгә чыккан (фото)

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи гаиләсендә зур вакыйга булды: 5 август көнне төпчек кызы Алсуның туе гөрләде! Мәҗлес Башкортстанның Тәтешле районында узган, туйда барлыгы 80ләп кунак булган. - Никахыбыз узган ел 8 августта үтте. Тормыш иптәшем Руслан исемле, ул әниемнең якташы - Тәтешле егете. Уфада яшибез. Руслан Уфа юридик институтында...

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи гаиләсендә зур вакыйга булды: 5 август көнне төпчек кызы Алсуның туе гөрләде! Мәҗлес Башкортстанның Тәтешле районында узган, туйда барлыгы 80ләп кунак булган.

- Никахыбыз узган ел 8 августта үтте. Тормыш иптәшем Руслан исемле, ул әниемнең якташы - Тәтешле егете. Уфада яшибез. Руслан Уфа юридик институтында 4 курста белем ала. Мин дә юрист һөнәрен үзләштерәм. Моннан тыш, Казан федераль университетында читтән торып хисапчыга укыйм, - дип белдерде Intertat.ru хәбәрчесенә Алсу. Яшь гаилә ширбәт аен Сочида үткәреп, бүген Казанга кайтырга җыена.

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев