Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Ленар Сәйфиев соңгы вакытта нигә чыгыш ясамый?

Соңгы вакытларда җырчы Ленар Сәйфиев зур сәхнәләрдә сирәгрәк күренә башлады. Моның сәбәбен ул болай дип аңлатты: - Соңгы вакытта миңа бу сорауны бирүчеләр шактый шул. Чыннан да, "Барс-медиа" компаниясе белән эшләмим хәзер, күмәк концерт программаларында да сирәгрәк чыгыш ясыйм, әмма аңа карап кына җырламый тормыйм. Сезнең сорауга җавап итеп, тамашачы...

Соңгы вакытларда җырчы Ленар Сәйфиев зур сәхнәләрдә сирәгрәк күренә башлады. Моның сәбәбен ул болай дип аңлатты:

- Соңгы вакытта миңа бу сорауны бирүчеләр шактый шул. Чыннан да, "Барс-медиа" компаниясе белән эшләмим хәзер, күмәк концерт программаларында да сирәгрәк чыгыш ясыйм, әмма аңа карап кына җырламый тормыйм. Сезнең сорауга җавап итеп, тамашачы мине сәхнәдә көзге айларда ешрак күрә башлар дип әйтә алам. Яңа җырлар да иҗат ителә. Тагын бер зур хыялым бар минем. Алдан сөйләү килешмәсә дә, планнар белән уртаклашасы килә. Быел миңа - 30 яшь, иҗатыма ун ел була. Шушы зур вакыйгаларны берләштереп, концертлар оештырасым килә. Моның җиңел эш түгел икәнен дә беләм, әмма Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламас дип өметләнәм.

- Ленар, син бит әле, иҗаттан тыш, эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнәсең.

- Әйе, без энергияне саклый торган лампалар чыгару һәм аларны тарату белән шөгыльләнәбез. Җәйге чорда, сәхнәне бераз икенче планга куеп, күбесенчә менә шушы өлкә буенча эшләдем.

Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев