Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Район башлыгы Шәһәр көне белән котлый

Хөрмәтле шәһәрлеләр! Кадерле лениногорскилылар! 18 август көнне уртак бәйрәмебез - Лениногорскиның туган көнен билгеләп үтәбез. Моннан 61 ел элек нефтьчеләрнең эшчеләр поселогы шәһәр итеп үзгәртелде. Ул шәһәр төзелсен, үссен дигән максат белән бирегә килүче төрле яшьтәгеләрне, милләт, һөнәр ияләрен үзара очраштырды, язмышларын бәйләде. Әти-бабайларыбызның тырышлыгы, предприятие, оешма, коммуналь хезмәт күрсәтүче...

Хөрмәтле шәһәрлеләр!
Кадерле лениногорскилылар!

18 август көнне уртак бәйрәмебез - Лениногорскиның туган көнен билгеләп үтәбез.
Моннан 61 ел элек нефтьчеләрнең эшчеләр поселогы шәһәр итеп үзгәртелде. Ул шәһәр төзелсен, үссен дигән максат белән бирегә килүче төрле яшьтәгеләрне, милләт, һөнәр ияләрен үзара очраштырды, язмышларын бәйләде.
Әти-бабайларыбызның тырышлыгы, предприятие, оешма, коммуналь хезмәт күрсәтүче һәм һәркемнең керткән өлеше бәрабәренә Лениногорск үсеп, матур, уңайлы шәһәргә әйләнде.
Бүгенге көндә аларның хезмәтен дәвам итеп, яңа йортлар, балалар бакчалары төзибез, ишегалды һәм юлларны төзекләндерәбез, киләчәктә үсү өчен ныклы нигез салабыз.
Горурланып әйтә алабыз: туган шәһәребез төзекләндерү буенча республика һәм россиякүләм бәйгеләрдә берничә тапкыр җиңүче исемен яулады, призлы урыннар алды. Спортчыларыбыз төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңү яулый, укучыларыбыз олимпиада җиңүчеләре була, иҗади коллективларны республикадан читтә дә яхшы беләләр.
Лениногорскиның киләчәктә дә үсүен, тагын да матуррак булуын, ә безгә - шәһәрлеләргә күтәренке кәеф, шатлык-бәхет, эшләребездә уңышлар телим.

Рәгать Хөсәенов,
муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X