9 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Күрше районда сирәк очрый торган җәнлекне атканнар
Татарстанда кыргый мәче (рысь) сирәк очрый. Экологлар әйтүенә караганда, 2015 елга алар республикада 60 лап саналган. Шушы көннәрдә Азнакайның Чатра авылында яшәүчеләр берсен атып үтергәннәр. Рысь урманнан чыгып, шәхси йорт ишегалдындагы эткә ташланган булган. http://almet-rt.ru/
-
Временная администрация частично разморозила счета в ИнтехБанке
Вкладчики ИнтехБанка получили возможность распоряжаться средствами на своих счетах, поступившими после введения моратория. Временная администрация совместно с Банком России осуществила частичную разморозку счетов ИнтехБанка, рассказал в ходе пресс-конференции в ИА «Татар-информ» министр экономики РТ Артем Здунов. Предприниматели получили возможность распоряжаться средствами поступившими после введения моратория (23 декабря). Напомним, 4 января...
-
Лениногорскилылар, сак булыгыз! Томан көтелә
Татарстанда 10 гыйнварда төнлә һәм көндез урыны белән томан көтелә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Фаразланган һава шартлары нәтиҗәсендә республика юлларында кыен урыннардан, текә борылышлардан, төшү-менү үрләреннән үтү кыенлашуы мөмкин. Машина йөртүчеләргә алдан уйламыйча тормозга басмаска, башта артта баручылар өчен кисәтү...
-
Яңа елның беренче атнасында Лениногорскида ничә бала туган?
Яңа елның сигез көне эчендә шәһәр һәм районда 12 бала туды. 10 кыз һәм ике ир бала дөньяга аваз салган. Иң беренче туган баланың авырлыгы 3410 грамм, ул кыз бала.
-
Лениногорскида "Могҗиза бүләк ит" хәйрия ярминкәсе үтте (фотолар)
6 гыйнварда шәһәребезнең балалар сәнгать мәктәбендә хәйрия ярминкәсе узды. Ярминкәгә килүчеләр өчен фотосессия, күрше шәһәр кондитерлар әзерләгән тәм-томнар белән чәй бүлмәсе эшләде, мастер-класслар үткәрелде. Балалар һәм зурлар текстиль брошкалар, татлы букетлар, открыткалар һәм полимер балчыктан эшләнмәләр үз куллары белән ясады. Нәниләр өчен аниматор белән уеннар, аквагрим оештырылган иде. Сәнгать мәктәбе...
-
Лениногорскида гольф-клуб эшли башлады (фото)
Политехник колледж спортзалында гольф-клуб эшли башлады. Оештыручысы - ветеран Владимир Хоменко. Ачылу узган елның 31 декабрендә булды. Беренче уенда шәһәребезнең төрле оешмаларыннан килгән ветераннар катнашты. Владимир Иванович килүчеләрне гольф уйнау тәртибе, инвентаре белән таныштырып үтте. Гольф-клуб һәм шимбә сәгать 10.00 нан 12.00 гә кадәр эшли. Адрес: Гагарин урамы, 31 йорт...
-
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы түбән температуралы һава торышы вакытында дәресләр үткәрелмәү турында хәбәр итә
Республикада салкын һава торышы урнашу сәбәпле ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы түбән температуралы һава торышы вакытында дәресләр үткәрелмәү турында хәбәр итә. Параллель Авыл мәктәпләре Шәһәр мәктәпләре 1-4 сыйныфлар -23 C -25 C 5-9 сыйныфлар -25 C -27 С 10-11 сыйныфлар -30 С -32 С Кыш айларында физик культура дәресләрен ачык...
-
Паспортсыз да була
Тиздән дәүләт органнарында һәм коммерция учреждениеләрендә паспорт урынына машина йөртү таныклыгын гына күрсәтүне рөхсәт итәргә мөмкиннәр. Бу фикерне Русиянең Иҗтимагый инициативалар (РИИ) оешмасы күтәреп чыккан. Алар фикеренчә, шәхесне раслар өчен РФ гражданины паспорты яки хәрби билет кына таләп итүләре дөрес әйбер түгел, машина йөртү таныклыгында да кеше турында бөтен мәгълүматлар...
-
Лениногорскилыларга дини бәйрәмнәр календаре
29 март - мөселман календаренда изге саналган Рәҗәб аеның беренче көне. Бу айда Ибраһим пәйгамбәрнең, Гайсә пәйгамбәрнең туган көннәре һәм башка истәлекле көннәр билгеләп үтелә. Шулай ук кече хаҗ, гомрә хаҗы кылына. 31 март - Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кич - Рәгаиб кичәсе дип атала. Мөхәммәд пәйгамбәрнең әти-әнисе Габдуллаһ...
-
Лениногорскилылар, җылы киенегез. Суыта
Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада бик нык суык булуы турында кисәтә. 9 гыйнварда исә республиканың көньягында - 7-23 градус суык, төньяк районнарда - 24-29 градуска, төнлә аязганда - 32 градуска кадәр суыта. 10 гыйнварда төнлә һава температурасы 24-29, түбән урыннарда аязганда 30-35 градуска кадәр җитә, көндез 15-20...
-
Лениногорскиның очучы чаңгычылары уңышлы чыгыш ясады (фотолар)
8 гыйнвар көнне Лениногорскида чангыда ике төр буенча ярышлар узды. Казан, Әлмәт, Түбән Новогород, Нязепетровск, Лениногорск спортчылары көч сынашты.Безнең егетләр зур уңышка ия булды. Нәтиҗәләр: Кирилл Ибряев (6нчы мәктәп), Андрей Ефимов (7нче мәктәп), Андрей Окунев (11нче гимназия) - I урын; Максим Жаков (12нче мәктәп), Булат Галимов (2нче мәктәп), Даниил Перовский...
-
Лениногорскилылар өчен 9 гыйнварга йолдызлар фаразы
Овен. В этот день вы будете стремиться к справедливости. Даже небольшие недоговоренности или неточности спровоцируют у вас бурю эмоций. Телец. Если вас спросят, что вы думаете по тому или иному поводу, старайтесь не признаваться и не говорить своего мнения. Лучше просто пособолезнуйте или скажите то, что, по вашему мнению, от...
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар!
Бүген 2017 елның беренче эш көне. Мәктәпләрдә укулар, озак ялларга тукталган оешма-предприятияләрдә кабат эш башланып китте. Утлы Әтәч елы барыбыз өчен дә унышлы булсын, кайгы-хәсрәт китермәсен. Исәнлек белән эшләргә булсын!