21 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Самолетта пассажир үлгән
20 гыйнвар көнне, төнлә Казанда Мәскәү - Көньяк Сахалин рейсы буенча барган самолет кинәт кенә төшеп утыра.
-
Татарстанда юл һәлакәтендә 41 яшьлек имам-хатыйб үлгән
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кичә кич юл һәлакәтендә гомере өзелгән Теләче районы Шәдке авылы имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Шәйхиевның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклаша. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Синоптиклар гыйнвар аенда аномаль җылылыкның сәбәбен аңлатты
Бу кышта Россиядә аномаль җылы һава торышы саклана — бу Атлантикадан килгән җылы җилгә бәйле. Бу хакта Гидрометеорология үзәге директоры вазифаларын башкаручы Роман Вильфандка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
-
Районның аграр предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурычны прокуратура тикшерүеннән соң гына түләделәр
Лениногорск шәһәр прокуратурасы таләбе буенча предприятие хезмәт хакы буенча булган бурычны түләде.
-
Массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә киң колачлы үзгәреш кирәк, ди Айдар Сәлимгәрәев
Яшьләр медиасы өчен яңа D-Dline белем бирү платформасы массакүләм коммуникацияләр өлкәсенә киң колачлы һәм сыйфат ягыннан үзгәреш кертергә мөмкинлек бирәчәк. «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
-
Табиб рецепты буенча сатып алынган дарулар өчен салым чигерүен алып булачак
2020 елда Татарстан халкы 2019 елда табиб рецепты буенча сатып алынган дарулар өчен салым чигерүе акчасын кайтара ала. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова хәбәр итте.
-
Лениногорскида кул эшләре буенча түгәрәккә йөрүчеләрнең күргәзмәсе ачылды (фотолар)
Лениногорск ветераннар советында кул эшләре күргәзмәсен карап кайтырга була. Анда барлыгы 30га якын кешенең күңел җылысы белән башкарылган эшләнмәләре урын алган.
-
Лениногорскилылар 90 яшьлекләрен билгеләп узды
Якташларыбыз, тыл хезмәтчәннәре Галимова Гасимә Әхмәтвәли кызы һәм Әхмәтҗанова Әдибә Габдрахман кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.
-
Лениногорск Пенсия фонды идарәсе мошенникларның пенсия фонды хезмәткәре булып алдауларын хәбәр итә
Мошенниклар гражданнарга Россия Пенсия фонды хезмәткәрләре буларак шалтыраталар һәм банк карталары мәгълүматларын пенсия фондыннан түләүләрне күчерү өчен сорый. Сак булыгыз! Мошенникларның гамәлләрен булдырмас өчен, өченче затларга шәхси мәгълүматларны хәбәр итмәгез.
-
Татарстанда ир-ат 92 яшьлек әбине көчләгән
92 яшьлек әбине кыйнаган һәм көчләгән татарстанлыны биш ел ярымга колониягә озатканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
-
Коммуналь хуҗалык өчен түләгәндә комиссия алмау турында закон проекты кертелә
Коммуналь түләүләр буенча банк комиссияләрен юк итү турындагы закон проекты парламентка февраль ахырына кадәр кертеләчәк. Бу хакта Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Сергей Неверовка сылтама белән «Известия» яза.
-
Галимнәр югары кан басымын төшерергә сәләтле продуктларны атады
Галимнәр югары кан басымын төшерергә сәләтле продуктларны атады. Бу хакта «Российская газета» яза.