Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Районның аграр предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурычны прокуратура тикшерүеннән соң гына түләделәр

Лениногорск шәһәр прокуратурасы таләбе буенча предприятие хезмәт хакы буенча булган бурычны түләде.


Узган елның ноябрь аенда хезмәт закончалыкларын үтәүне тикшерү вакытында прокуратура хезмәт хакы буенча бурычны ачыклый.

2019 елның февраленнән октябрь аена кадәр “Восходящая Заря” җәмгыятенең 50 хезмәткәре каршысында 870 мең сумнан артык хезмәт хакы буенча бурыч булганы ачыклана. Тикшерү нәтиҗәсе буенча “Восходящая Заря” җәмгыяте директоры А. И. Саидовка карата административ эш кузгатыла, хезмәт закончалыклары нормаларын бозарга ярамау турында кисәтү белдерелә.

Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә хезмәт хакы буенча бурыч тулысынча түләнелә.

 


Игорь Крюков, Лениногорск шәһәр прокуроры урынбасары, юстиция советнигы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев