Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Коммуналь хуҗалык өчен түләгәндә комиссия алмау турында закон проекты кертелә

Коммуналь түләүләр буенча банк комиссияләрен юк итү турындагы закон проекты парламентка февраль ахырына кадәр кертеләчәк. Бу хакта Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Сергей Неверовка сылтама белән «Известия» яза.

 

Аның сүзләренә караганда, әлеге мәсьәләне хәл итүнең ике варианты бар: Торак кодексына төзәтмәләр кертү яки закон актларын, шул исәптән банклар һәм илкүләм түләү системасы турындагы законнарны үзгәртү.

Депутат тиешле закон проектын эшләү турында 2019 елның ноябрендә хәбәр итте. Ул мәҗбүри түләүләр өчен гражданнардан алына торган банк комиссияләр, банк кассасы, онлайн яки банкомат аша түләүгә карамастан, 0,5тән 2 процентка кадәр тәшкил итә, дип искә төшерде.

Әлеге инициативаны Үзәк Банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина хуплады, дип өстәде депутат.

 

https://tatar-inform.tatar/news/business/20-01-2020/d-l-t-dumasyna-tkh-t-l-l-ren-komissiyal-rne-beter-turynda-zakon-proekty-kertel-ch-k

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X