Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда юл һәлакәтендә 41 яшьлек имам-хатыйб үлгән

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кичә кич юл һәлакәтендә гомере өзелгән Теләче районы Шәдке авылы имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Шәйхиевның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклаша. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

 

Фәрит хәзрәткә нибары 41 яшь була, шуның 13 елын ул үзенең туган авылы мәчетенә хезмәт итүгә багышлый. Хәзрәт белән таныш булганнарның һәрберсе аның мөхтәрәм, ихлас, намуслы һәм олы йөрәкле кеше булуын билгеләп үтәләр.

"Күп еллар дәвамында авылдашларының күңелләренә иман орлыкларын чәчкән, Аллаһы Тәгалә сүзен һәм Аның әмерләрен халыкка җиткергән, кардәшләрен Раббыбыз кушканча яшәргә өйрәткән, мөнбәрдән дөрес сүзләр табып аларны тәрбияләгән һәм авылда мәчеткә илтүче сукмакларны такырлаган кеше була ул.

Һичшиксез, Шәдке авылы һәм Татарстан имамнары өчен Фәрит хәзрәтнең вакытсыз арабыздан китүе — зур югалту… Аның сөекле хәләл җефете, өч кечкенә баласы һәм өлкән яшьтәге әнисе калды. Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашам.

Аллаһы Тәгаләдән аның белеп һәм белмичә кылган гөнаһларын, хата-кимчелекләрен гафу итүен һәм Үзенең Рәхмәте белән бүләкләвен, шулай ук хәзрәтнең якыннарына әлеге кайгыны кичерү өчен сабырлык һәм рухи көч җибәрүен сорыйм. Без барыбыз да Аллаһыдан һәм Аңа кайтачакбыз", диелә мөфтинең кайгы уртаклашу текстында.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев