Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Пенсия фонды идарәсе мошенникларның пенсия фонды хезмәткәре булып алдауларын хәбәр итә

Мошенниклар гражданнарга Россия Пенсия фонды хезмәткәрләре буларак шалтыраталар һәм банк карталары мәгълүматларын пенсия фондыннан түләүләрне күчерү өчен сорый. Сак булыгыз! Мошенникларның гамәлләрен булдырмас өчен, өченче затларга шәхси мәгълүматларны хәбәр итмәгез.

 

Исегезгә төшерәбез, Россия Пенсия фондының бүлек һәм территориаль органнары хезмәткәрләре йорт буенча йөрми, өйдә нинди дә булса документлар рәсмиләштерергә тәкъдим итеп, СНИЛС номерын, паспорт мәгълүматларын һәм башка шәхси мәгълүматларны чагыштыру өчен сорамый.

Гражданнарны кабул итү Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында Россия Пенсия фонды Идарәсенең клиентлар хезмәтләрендә һәм «мобиль клиент хезмәте» махсуслаштырылган автомобиленең күчмә кабул итүләрендә гамәлгә ашырыла. Барлык хезмәткәрләр дә Россия Пенсия фонды хезмәткәре таныклыгына ия һәм аны гражданин таләбе буенча күрсәтергә тиеш.

 

Лениногорск пенсия фонды идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев