Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар 90 яшьлекләрен билгеләп узды

Якташларыбыз, тыл хезмәтчәннәре Галимова Гасимә Әхмәтвәли кызы һәм Әхмәтҗанова Әдибә Габдрахман кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.

Алар икесе дә Зәй-Каратай авылында туып-үскән. Сугыш елларында «Восход» колхозында төрле эшләрдә эшләгәннәр.

Гасимә Әхмәтвәли кызы 1952 елда кияүгә чыга, ире белән өч бала тәрбияләп үстерәләр, биш оныгын һәм унике оныкчыгын үстерергә булышалар. Гомере буе диярлек Лениногорск тире-венерология диспансерында эшли.

Әдибә Габдрахман кызы ике кыз, 5 онык, 5 оныкчык тәрбияләгән. Хезмәт эшчәнлеген СМУ-38дә башкара.

Юбилярны ветераннар советы вәкилләре, иҗтимагый оешмалар котлады. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова ветераннарга хезмәт батырлыгы, яшь буын өчен үрнәк булып торулары өчен рәхмәт белдерде, ветераннарны һәм аларның якыннарын бәйрәм белән котлады, РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын һәм бүләкләр тапшырды.

 

Чыганак: мэриянең  матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев