26 май 2020 яңалыклары
-
Битлек кию режимы көзгә кадәр дәвам итәчәк
Битлек кию режимы көзгә кадәр дәвам итәчәк. Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә шулай дип хәбәр итте.
-
Район һәм шәһәр мәгариф хезмәткәрләре игелекле эштә катнашты
Илдә катлаулы вәзгыять чорында күбесе кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты һәм тырыша. Шәһәр һәм районның мәгариф учреждениеләре вәкилләре игелекле эшләрдән, ярдәмнән читтә калмады, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе сайты.
-
Васил Шәйхразиев быелгы сабан туйлары буенча вәзгыятьне аңлатты
Коронавирус пандемиясе сәбәпле, быел җәй башына планлаштырылган халыкара һәм төбәкара сабан туйлары үткәрелмәячәк һәм башка көнгә күчерелмәячәк. Алдагы айлар буенча карарлар исә эпидемиологик вазгыятьтән чыгып кабул ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев әйтте.
-
Эчке эшләр министры урынбасары: банк картасындагы кодны әйтергә ярамавына халыкны күндерә алмыйбыз
Бик күп мошенниклык очраклары банк картасындагы арттагы кодны әйтү аркасында килеп чыга. «Пандемиягә каршы көрәштә бөтен кешене битлек кияргә өйрәттеләр, күпме генә ролик ясасак та, CVV-кодны беркайчан әйтергә ярамый дип халыкны һич күндерә алмыйбыз. Кеше арттагы кодны әйтә дә, акча югала», — диде Татарстанның эчке эшләр министры урынбасары Владимир Изаак ТР Министрлар Кабинетында брифингта.
-
Лениногорскида ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан рәсемнәр бәйгесе узды
27 май көнне без әһәмиятле дата - ТАССР оешуның 100 еллыгын билгеләп узабыз. Шәһәрнең яшьләр, спорт эшләре һәм туризм идарәсе әлеге уңайдан асфальтта рәсемнәр ясау бәйгесе оештырды.
-
Татарстанда коронавирусның 63 яңа очрагы расланды
26 май статистикасы буенча Татарстанда тагын 63 кешедә коронавирус диагнозы ачыкланган. 18 кеше – госпитальдә, 45 кеше өйдә дәвалана.
-
Рәгать Хөсәенов: Безнең төп бурыч-коронавирус инфекциясенең алга таба таралуына юл куймау (мөрәҗәгать)
Хөрмәтле лениногорскилылар! Безнең районыбыз халкы!
-
Россиядә бала карау буенча пособие ике тапкыр артачак
Россия Дәүләт Думасы пандемия нәтиҗәләре белән көрәш өчен кичектергесез чаралар турында хөкүмәтнең комплекслы закон проектын өченче укылышта кабул итте. Чараларның берсе буенча беренче баланы карау буенча бирелә торган пособиене ике тапкыр арттырыла. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.
-
Рособрнадзор БДИ расписаниесен билгеләде
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Бердәм дәүләт имтиханнары расписаниесен билгеләде. Бу хакта РИА Новости яза.
-
Ни өчен сумкада ике әстерхан чикләвеге йөртү кирәк?
Көнчыгыш медицинасы вәкилләре сүзләренчә, кешенең хисләре эчке органнарында формалаша. Стресс һәм борчулар еш кына башны авырттыра, мускуллар авырта башлый, ашкайнату эшчәнлеге бозыла, башка симптомнар барлыкка килә.
-
Үзәк сайлау комиссиясе Россиянең кайбер төбәкләрендә Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча электрон тавыш бирүне оештырачак
Әлеге система кешеләрне коронавирустан саклау мөмкинлеге һәм тавыш бирү процессында катнашучыларны максималь җәлеп итү мөмкинлеге бирәчәк.