Рәгать Хөсәенов: Безнең төп бурыч-коронавирус инфекциясенең алга таба таралуына юл куймау (мөрәҗәгать)
Хөрмәтле лениногорскилылар! Безнең районыбыз халкы!
12 майдан Татарстан Республикасы акрынлап яңа коронавирус йогышы пандемиясе фонында чикләүләр режимыннан чыга башлады.
Лениногорск муниципаль районында санитар-эпидемиологик хәл тотрыклы кала. 2020 елның 25 маена районда 232 кеше (119 кеше, 113се туганнары) медицина хезмәткәрләре күзәтүе астында үз-үзләрен изоляцияләүдә тора, 736 кеше күзәтүдән төшерелгән. Район территориясендә COVID-19 инфекцияләүнең 10 очрагы теркәлгән, 7 кеше сәламәтләнгән.
Барлык күрсәтмәләрне, чикләүләрне һәм тәкъдимнәрне үтәүне дәвам итәргә кирәк, дип белдерде Россия Президенты һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге.
Безнең төп бурыч-коронавирус инфекциясенең алга таба таралуына юл куймау. Лениногорскилыларның күбесе эшкә чыгып, урамнар буйлап иркен йөри алуларын исәпкә алып, халыкка ТР Роспотребнадзор киңәшләрен ничек үтәргә кирәклеген тагын бер кат искәртергә кирәк.
Битлек һәм перчаткалар
- ваклап сату объектларында;
- җәмәгать транспортында, таксида кию мәҗбүри.
Бары тик битлек кию тиеш:
- җәмәгать урыннарында;
- хезмәт күрсәтү объектларында.
Эш бирүчеләр битлекләрдән файдалануны, кирәк булганда, үз объектларында, территорияләрендә һәм пассажирлар йөртүне гамәлгә ашырганда, тәэмин итәргә бурычлы.
Хөрмәтле лениногорскилылар, кешеләр җыелган урыннарда йөрергә тырышмагыз һәм куркынычсыз 1,5-2 метр дистанцияне үтәгез.
Рәгать Хөсәенов, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры
Мэриянең матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев