Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рособрнадзор БДИ расписаниесен билгеләде

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Бердәм дәүләт имтиханнары расписаниесен билгеләде. Бу хакта РИА Новости яза.

 

Рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханы катнашучылар санын киметү өчен ике көн дәвамында узачак. «6 һәм 7 июльдә — рус теле, 10 июльдә — профильле математика, 13 июльдә — тарих һәм физика, 16 июльдә — җәмгыять белеме һәм химия, 20 июльдә — биология һәм чит телләр буенча язмача өлеше, 22 һәм 23 июльдә — чит телләр буенча БДИның телдән өлеше узачак», — диелә хәбәрдә.

Имтиханның резерв көннәре 24 июльгә (рус теле һәм чит телләрдән кала) һәм 25 июльгә барлык уку предметлары буенча планлаштырылган.

29 һәм 30 июньдә, Роспотребнадзор күрсәтмәләренең үтәлешен тикшерү өчен, мәктәп укучылары катнашыннан башка, сынау рәвештә БДИлар узачак.

3 июльдә әдәбият, география һәм информатика буенча имтиханнар узачак.

Теләүчеләр өчен БДИның икенче дулкыны 3, 5, 7 һәм 8 августта узачак.

Имтихан башлануны күчерү вузларда кабул итү кампаниясе вакытына йогынты ясамаячак.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев