Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан рәсемнәр бәйгесе узды

27 май көнне без әһәмиятле дата - ТАССР оешуның 100 еллыгын билгеләп узабыз. Шәһәрнең яшьләр, спорт эшләре һәм туризм идарәсе әлеге уңайдан асфальтта рәсемнәр ясау бәйгесе оештырды.

 

Әлеге бәйге турында Яшьләр, спорт һәм туризм идарәсе белгечләре үзләренең инстаграмм челтәрендәге аккаунтларында игълан иткән иде.  25 май көнне катнашучылар нефть монументы янына җыелды.

Уңай һава торышы да бу көнне чарага үзгә бер ямь биреп торды. Катнашучылар асфальтта республикабызның истәлекле урыннарын чагылдырырга ашыкты.

“Без бүген Кол Шәриф мәчетен сурәтләргә булдык. Бу безнең республиканың бик тә әһәмиятле һәм күпләргә таныш булган истәлекле урыны. Шулай ук рәсемгә милли орнаментлар да кертергә уйладык, алар да монда бик зур роль уйный, Татарстанның бизәге, йөзе булып тора,” - ди педагогия көллиятенең 2нче курс студенты Илдар Мостафин.
Лениногорск музыка һәм сәнгать педагогия көллияте студентлары әлеге рәсемне күмәкләп башкардылар. Ул  чараның төп бизәгенә әйләнде.

Шулай ук бәйгедә 7нче мәктәп укучылары да катнашты. 4нче сыйныф укучылары Алинә Гарипова һәм Анастасия Сәйфетдинова берничә рәсем ясарга өлгерделәр. Иң беренчесе тоташ чәчәкләрдән тора иде. Шул рәвешле, алар Татарстанның киләчәктә дә чәчәк атуын чагылдырдылар.

Бәйгедә катнашучы һәркемгә бу көнне дипломнар һәм татлы бүләкләр бирелде. Һава торышы шулай матур торса, әлеге рәсемнәр тагын берничә көн шәһәрлеләрне үзенә тартып, әһәмиятле вакыйгаларны искә төшереп торачак.

 

Гөлназ Хәйретдинова

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев