Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Үзәк сайлау комиссиясе Россиянең кайбер төбәкләрендә Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча электрон тавыш бирүне оештырачак

Әлеге система кешеләрне коронавирустан саклау мөмкинлеге һәм тавыш бирү процессында катнашучыларны максималь җәлеп итү мөмкинлеге бирәчәк.

РФ Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү вакытында Россиядә дистанцион электрон тавыш бирү системасын сынап карый. Бу хакта РФ Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова әйтте, диелә "Sputnik" радиосы хәбәрендә.

-Сүз әлегә элек кулланылган Мәскәү технологиясе нигезендә өч-дүрт төбәк турында бара. Үзәк сайлау комиссиясенә эшне мондый форматта оештыра алуга әзерлеген һәм барлык таләпләрне дә үтәргә әзерлеге турында инициативаны төбәк үзе күрсәтергә тиеш, - диде Элла Памфилова.

Аның сүзләренә караганда, дистанцион тавыш бирү системасының өстенлекләре күп. Ул кешеләрне коронавирустан саклау мөмкинлеге һәм тавыш бирү процессында катнашучыларны максималь җәлеп итү мөмкинлеге бирәчәк, шул исәптән сайлау участокларына килергә бик үк ашыгып тормаучы яшьләр өчен.

Бер үк вакытта сайлау комиссияләре хезмәткәрләренең сайлау документларын эшкәртүнең тизлеген һәм төгәллеген арттыру мөмкинлеге дә барлыкка килә. Ниһаять, тавыш бирүнең электрон форматы аны оештыруга киткән чыгымнарны шактый саклап калу мөмкинлеге дә бирә.

 

 

http://zainsk-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев