Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район һәм шәһәр мәгариф хезмәткәрләре игелекле эштә катнашты

Илдә катлаулы вәзгыять чорында күбесе кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты һәм тырыша. Шәһәр һәм районның мәгариф учреждениеләре вәкилләре игелекле эшләрдән, ярдәмнән читтә калмады, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе сайты.


Вирус таҗыннан саклану өчен гади генә кагыйдәләрне үтәргә кушылды: кулларны сабынлап, яхшы итеп юарга, гигиена кагыйдәләрен үтәргә, саклагыч маска һәм перчатка кияргә. Хәзерге вакытта маскалар сатуда бар, ләкин бәясе кыйммәт икътисади яктан авыр вакытта кыйбат бәягә һәркем ала алмый.

Лениногорск мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Марина Сосункевич әйтүенчә, мәгариф хезмәткәрләре битлек тегүдә нык ярдәм иткән. 3нче мәктәпнең технология һәм рәсем укытучыс Альбина Зарипова тегү белән шөгыльләнә һәм ул “Исток-Башлангыч” социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар белән эшләүче хезмәткәрләргә 50 маска тегеп биргән.

Шөгер мәктәбе укытучысы Резидә Хәертдинова битлек тегү буенча белешмәлек эшләп аны тарата һәм гаиләдәгеләр, күршеләре өчен маскалар да тегә.

Тимәш балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Тимошкина бакчадагы хезмәткәрләрне һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен үзе битлекләр тегеп бирә.

14нче балалар бакчасында эшләүче Надежда Микулова бакча хезмәткәрләре һәм тәрбияләүнүчеләр өчен 150дән артык битлек теккән.
Өлкәннәргә кибеттән кирәк-ярак, даруханәдән дару китерүдә Тимәш балалар бакчасы тәрбиячесе Адилә Юнысова ярдәмгә килә. Ул күршеләрендә яшәүче олы яшьтәгеләргә булышкан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев