Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Чистай - Казан юлындагы коточкыч авария нәтиҗәсендә җиде кешенең гомере өзелде

Авария республиканың Чистай районында Казан-Оренбург трассасының 135 нче чакрымында булды. Iveco йөк машинасы «Лада Ларгус» автомобиле белән бәрелешкән.

Республика  эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, башлангыч мәгълүматларга караганда, җиңел машина йөртүче каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасы белән бәрелешкән. Авариядә алты кеше: машина йөртүче һәм биш пассажир һәлак булган. Тагын бер пассажир - 21 яшьлек егет авыр тән җәрәхәтләре белән Чистайның үзәк  хастаханәсенә озатылган.. Әмма узган төндә,  авариядән соң ут капкан җиңел автомобильдә исән калган  шушы бердәнбер пассажирның да  йөрәге тибүдән туктаган. Аның тәненең 70 процентан артыгы пешкән булган

Тикшерү комитеты «юл хәрәкәте һәм автомобильдән файдалану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә саксызлык аркасында берничә кешенең үлеменә китерү» маддәсе буенча җинять эше кузгатты. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев