Кибет гөлен тәрбияләү буенча киңәшләр
Бүләк ителгән гөлең берничә көннән сулса, үзеңне гаепләмә.
- Яңа гөлне башка гөлләрең янына түгел, башка җиргә куй. Аның белән корткыч бөҗәкләр ияреп кайтмаганмы? Яхшылап тикшер.
- Туфрагы гөлгә туры килмәвен чамаласаң, башка туфракка күчереп утырт.
- Күчергәндә тамырын яхшылап кара, кибет туфрагыннан арындыр һәм корыган тамыр очларын кисеп ал.
- Гөл тирәсендә вак чебеннәр барлыкка килсә, тамырын бераз марганцовка салган су белән эшкәрт.
- Артык дымнан зыян килмәсен дисәң, гөл чүлмәге төбенә вак керамзит ташлар сал.
https://vatantat.ru/2023/01/101968/
https://photo.tatar-inform.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев