Лениногорск мәктәпләрендә юл иминлеге буенча ата-аналар җыелышы узды
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Лениногорск мәктәпләрендә юл иминлеге буенча ата-аналар җыелышы узды

Лениногорскиның 1нче һәм 7нче мәктәпләрендә юлларда балаларның иминлеге буенча ата-аналар җыелышлары узды.

«БДД» учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Эльвира Кирдянова ата-аналарга питбайк һәм электр самокатларының куркыныч булуы турында искә төшерде. «Питбайк – уенчык түгел, ә спорт инвентаре. Аңа гомуми файдаланудагы юлларга чыгу тыела», – диде ул.

Ата-аналарны балалар  контрольдә тотарга һәм мототехника чаралары ачкычларын бирмәскә, бөтенләй дә яшереп куярга кушты. Балалар иминлеге – иң мөһиме!


Нет комментариев