Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

100 мең сум акча бирәчәкләр. Кемнәргә?

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республиканың яңа дәүләт бүләге — «Ата-ана фидакарьлеге» медале белән бергә 100 мең сум акча биреләчәген әйтте.

«Гаилә һәм ата-ана хезмәтенең абруен күтәрү максатында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елга Дәүләт Советына юлламасында яңа дәүләт бүләген — „Ата-ана фидакарьлеге“ медален гамәлгә кертергә кирәклеге турында әйтте», — диде Эльмира Зарипова.

Министр сүзләренчә, медаль белән гаилә законнары таләпләре нигезендә җиде һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче яисә тәрбияләгән гаиләләр бүләкләнәчәк. Гаиләдә кимендә бер балигъ булмаган бала булуы мөһим. Медаль җиде бала да исән-сау булып, җиденче балага җиде яшь тулгач бирелә.

«Бүләккә Татарстанда кимендә 10 ел яшәгән, социаль җаваплы гаилә төзегән, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, балаларның сәламәтлеге, белеме, физик, рухи һәм әхлакый үсеше турында тиешенчә кайгыртуны тәэмин итүче ата-аналар яисә тәрбиягә бала алучылар тәкъдим ителәчәк. Ата-ананың берсенә медаль белән бергә 100 мең сум акча да биреләчәк», — диде Эльмира Зарипова.

http://Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yuridik-dnya/100-me-sum-akcha-birchklr-kemnrg

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча 100 мең сум акча