Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

16 яшькә кадәр ярамый!

Тиздән илдә иртә өйләнүне тыя торган закон пәйда булырга мөмкин. Гаилә коруның рөхсәт ителә торган чиген дә билгеләгәннәр. Яңалык тәкъдим итүчеләр фикеренчә, иртә өйләнү - бозыклык билгесе. Әлеге фикер белән килешмәүчеләр дә бар, билгеле. Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген илнең 17 төбәгендә 14 яшьтән өйләнергә рөхсәт ите­лә. Мәсәлән, Түбән Новгород, Орел,...

Тиздән илдә иртә өйләнүне тыя торган закон пәйда булырга мөмкин. Гаилә коруның рөхсәт ителә торган чиген дә билгеләгәннәр. Яңалык тәкъдим итүчеләр фикеренчә, иртә өйләнү - бозыклык билгесе. Әлеге фикер белән килешмәүчеләр дә бар, билгеле.


Рәсми мәгълүматларга караганда, бүген илнең 17 төбәгендә 14 яшьтән өйләнергә рөхсәт ите­лә. Мәсәлән, Түбән Новгород, Орел, Ростов өлкәләрендә, Кабар­да-Балкарда үсмерләр 16 яшь тулганчы ук ЗАГСка бара ала. Җитди сәбәпләр булганда, әлбәттә. Гаилә кодексы нигезендә балигъ булмаганнар белән гаилә кору шартларын җирле хакимият билгеләргә тиеш. Хәтерләсәгез, узган ел ахырында Башкортстанда да иртә өйләнүне рөхсәт итәргә кирәк, дигән тәкъдим белән чыктылар. Закон проектын беренче укылышта кабул да иттеләр хәтта. Тик көймә комга терәлгән. Икенче укылышта, закон проектын кабул итүне кичектереп торырга кирәк, дигән фикергә килгәннәр. Яңалык халык арасында зур шау-шу куптарган. Шуңа күрә җәмәгатьчелек, белгечләр һәм галимнәр белән кабат очрашып сөйләшергә сүз куешканнар.
Пенсионерлар партиясе вә­килләре дә балигъ булмаганнарны азындырмаска киңәш иткән. 14 яшьлекләр арасында нинди җит­ди мөнәсәбәтләр булырга мөмкин, дип гаҗәпләнә алар. Партия рәисе Евгений Артюх сүзләренә караганда, иртә өйләнү әхлак кануннарына каршы килә. Ә менә әти-әнисе ташлап киткән ятим балалар һәм аерылышучылар саны артачак кына. "Гаилә ул - мәхәббәт хисләре генә түгел, ир һәм хатын белем алырга, эшкә урнашырга да тиеш, - дигән 51 яшьлек сәясәтче. - Әти-әнинең бала тәрбиялисе бар бит".
Әлеге фикер белән килешмәү­челәр дә җитәрлек. "Үсмерләрнең киләчәге турында борчылучылар белән килешәм. Тик мәсьәләнең икенче ягы да бар. Мәсәлән, дингә, аерым халыкларга бәйле үзенчә­лекләрне онытырга ярамый. Чегәннәрдә 12-13 яштә өйләнешү - гадәти күренеш. Мөселманнарда да иртә гаилә кору элек-электән чит-ят нәрсә түгел", - дигән Төмән өлкәсе думасы депутаты Виктор Буртный.
Чыганак:http://vatantat.ru
Эльвира Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өйләнү