18 апрельгә халык сынамышлары
Борынгылар 18 апрельдә язгы җилләрнең шифалы булуына ышанган. Бу көнне һәммәсе тәрәзәләрен ачып, өйгә язгы һаваны керткән, бүлмәләрне җилләткән.
Болай иткәндә кыш буе җыелган барлык негатив, начарлык өйдән чыгып китә, яхшылык, иминлек керә икән.
Бүген тәрәзәләрен чистартып, өенә язгы җилләр керткән кешегә бәхет һәм финанс иминлеге килергә тиеш.
Сынамышларга ышансак, бүген өйдән барлык иске-москы, кирәкмәгән әйберләрне чыгарырга кирәк.
Мәчегезгә игътибарлы булыгыз, бүген тәрәзә аша сикермәсен. Югыйсә, өйгә караклар керергә мөмкин, имеш.
Бүген күңел ачарга да ярамый икән, шуны онытмагыз. Көнегезне тыныч, сабыр булып, хезмәттә үткәрегез.
https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2022-04-18/b-gen-yg-b-het-m-baylyk-lep-itep-bula-2773374
https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев