Лениногорск эчке эшләр бүлеге шатлыклы хәбәр җиткерә: безнең якташыбыз, полициянең өлкән лейтенанты Ирек Ситдиков “Халык участковые” бөтенроссия конкурсының региональ этабында җиңү яулады.
Әлеге конкурс үзенчәлекле: монда җиңүчене халык сайлый, халык тавыш бирә. Якташлары, дуслары, аны белүчеләр Ирек Фәнис улы Ситдиковны хуплап, берничә көн дәвамында тавыш бирү нәтиҗәсендә, ул җиңеп чыкты.
Ирек Ситдиков – тумышы белән районыбызның Мичурин авылыннан. Үзенең һөнәри юлын эчке эшләр органнарында армиядән соң башлый. 2010 елда Казан метрополитенының патруль-пост хезмәтенә эшкә урнаша. Стажер вазифасыннан отделение командирына кадәр юл үтә.
2022 елдан инде ул – туган якларында хезмәтен алып бара.Хәзер ул Лениногорск эчке эшләр өлкән участок уполномоченные.
Хатыны белән өч бала тәрбиялиләр. Ирек Ситдиков хезмәттәшләре арасында, коллективта хөрмәт яулаган. Бик күп рәхмәт сүзләре алган. Яхшы хезмәте өчен күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
Сигез ай эчендә аның катнашында 9 җинаять ачылган һәм 73 административ хокук бозуга чик куелган.
Эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге һәм шәхси состав Ирек Фәнисовичны лаеклы җиңүе белән котлый!
Нет комментариев