РФ Мәгариф министрлыгы 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларына минималь уку йөкләнешен арттыру турында карар кабул итте. Бу хакта ведомство документларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Хәзер ике ел эчендә бер укучыга дәресләрнең гомуми саны 2170тән ким һәм 2516 уку сәгатеннән артык була алмый.
Әмма 2027 елның 1 сентябреннән уку йөкләнешенең минималь күләме 2312 сәгатькә кадәр артачак. Шул ук вакытта дәресләрнең максималь саны элеккечә калачак – 2516 сәгать.
Шулай итеп, югары сыйныфларда дәресләр саны атнага 37 сәгатьтән артмаячак.
Нет комментариев