Районыбыз авылларында - сыйфатлы медицина ярдәме
ЯҢАЛЫКЛАР

Районыбыз авылларында - сыйфатлы медицина ярдәме

Районыбызның дүрт авылында капиталь ремонттан соң фельдшер-акушер пунктлары янәдән үз ишекләрен ачты, халыкны кабул итәргә әзер.

ФАПларны бер көндә: узган атнаның шимбәсендә ачтылар. Подлесныйда, Зәй-Каратайда, Тимәштә, Яңа Иштирәктә –  хәзер яңартылган медицина учреждениеләре. Ремонт эшләре шактый барды, ФАП хезмәткәрләре башка җирдә халыкны кабул итеп торды. 

Медпунктларга капиталь ремонт  сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү төбәк программасы һәм “Озын һәм актив гомер” илкүләм проекты кысаларында үткәрелде. 

Медпунктларын ачу тантанасында Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шәмарданов, үзәк район хастаханәсе баш табибы Равил Шагиев катнашты. Шулай ук дүрт авылның башлыклары биредә иде. Зәй-Каратай, Подлесный артистлары килүчеләрне җыр белән каршы алдылар. 

Подлесныйда ФАП ике катлы торак йорт бинасында урнашкан. Монда 3 белгеч эшли. Алты пунктка хезмәт күрсәтәләр, чакыруларга баралар. ФАП мөдире Ольга Брагина 2002 елдан эшли. “Монда барысы да яңартылды, һәр кабинетта диярлек су бар, яңа утлар белән яктырып китте”, - ди ул. 

Зәй-Каратай авылындагы медпункт бинасына – 35 елдан артык. Ә ФАП мөдире булып эшләүче Булат Хәйруллинның медицина өлкәсендә эш стажы – 43 елдан артык. “Холестерин, глюкоза, гемоглобин үлчәү өчен приборлар барлыкка килде, кардиограф приборы да булды”, - ди ул.  Медпункт 670 кешегә хезмәт күрсәтә.

Тимәш авылында ике ФАП эшли. Беренчесе авылны кергән вакытта, анда модульле ФАП. Ә икенчесе –халык телендә Ромашкино дип атап йөртелгән якта, өч катлы күпфатирлы йортның бинасында урнашкан. Раушания Салахова авылда медпункт – иң кирәклесе, ди. 

“Шәһәргә барып йөргәнче, анда керә аласыңмы әле, юкмы. Без беренче чиратта, үзебезнең медпунктка киләбез. Диспансеризацияне дә монда үттем”, - ди ул.

Яңа Иштирәк авылында да ФАП үз ишекләрен ачты. Медицина учреждениеләренең барлык дүрт бинасында да инженерлык челтәрләре, тәрәзә һәм ишекләр яңартылган, эчке якта эшләнгән, тирә-як территория төзекләндерелгән. Биналарда прививка ясату, акушерлык һәм процедура кабинетлары бар, кабул итүне көтү өчен уңайлы шартлар тудырылган. Яңа мебельләр кайтарылган. 

Яңартылган фельдшер-акушер пунктлары озак еллар халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүдән туктамасын иде. 
  

 


Нет комментариев