«Хезмәт һәм фидакарьлек» фестивале: Лениногорскида хезмәт кешеләрен хөрмәтләделәр
ЯҢАЛЫКЛАР

«Хезмәт һәм фидакарьлек» фестивале: Лениногорскида хезмәт кешеләрен хөрмәтләделәр

Лениногорск Мәдәният сараенда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында “Хезмәт һәм батырлык” фестивале узды. Әлеге чара кешеләрнең фидакарь хезмәтенә, район үсешенә керткән өлешенә хөрмәт күрсәтүгә багышланды.

Фестивальдә хезмәт коллективлары вәкилләре, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, СВО ветераннары, хәйриячеләр, волонтерлар, предприятие-оешма җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар, авыл җирлеге башлыклары катнашты. 
Фестивальдә Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов, Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, Дәүләт Советы депутаты Ирек Хәнипов чыгыш ясадылар.

Фестивальдә катнашучыларны район башлыгы Марат Гирфанов сәламләде.

“Без бүген хезмәт кешесен данлауга юнәлтелгән бәйрәмгә — хезмәт һәм батырлык фестиваленә җыелдык. Нәкъ менә барлык казанышларыбызның нигезендә хезмәт кешесе тора. Лениногорск районы халкы тырыш, уңган.  Шәһәр һәм район халкы куйган  хезмәт, һәм туган җиребезне ярату Лениногорск районын көннән-көн үсешкә алып бара һәм уңайлырак итә. Нефтьчеләр, җитештерүчеләр, төзүчеләр, аграрийлар, табиблар һәм педагоглар, коммуналь хезмәтләр хезмәткәрләре һәм көн саен үз эшләрен намус белән башкаручылар -  зур хөрмәткә лаек. Аерым рәхмәт сүзләре алгы сызыкта булган якташларыбызга».

Район башлыгы үз чыгышында төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылуын да билгеләп үтте. «Уңайлы шәһәр мохите» федераль программасы һәм «Безнең ишегалды» республика программасы ярдәмендә биш ел эчендә 117 ишегалды төзекләндерелгән, 15 социаль объект ачылган, 111 – күпфатирлы йортларга ремонт үткәрелгән. Парклар һәм скверлар үзгәрә. Моннан тыш соңгы 5 ел эчендә 6 ФАП төзелгән, җидесенә ремонт үткәрелгән. Боларның барысы артында республика һәм федераль үзәк хуплаган программалар тора.

Шулай ук үз чыгышында аграр тармактагы күрсәткечләрне, мәгариф тармагындагы алга китешләрне дә санап чыкты. Һәрбер тармакның эше районның тотрыклы үсеше булып тора, диде Марат Нил улы. 

“Республика Рәисе Указы белән быел Татарстанда Электрон Мактау тактасы барлыкка килде. Биредә көндәлек хезмәтләре белән республиканың киләчәген төзүчеләрнең исемнәре тупланган. Анда Лениногорск районының 92  хезмәт коллективы һәм 291 хезмәткәре Мактау тактасында лаеклы урын алган”, - диде Марат Гирфанов. 

Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе – республиканың электрон Мактау тактасына кертелгән лениногорскилыларга исемле сертификатлар тапшыру булды.
Электрон Мактау тактасында үз урынын тапкан кешеләрнең берсе – Лениногорск Мәдәният сараеның элеккеге директоры – Флера Төхвәтова.

“Мин мәдәният өлкәсендә 48 ел эшләдем, шуның 26 елы – директор вазифасында. Хәзерге вакытта үзешчән театр труппасы режиссеры буларак эшемне дәвам итәм. Минем өчен Мәдәният сарае – эш урыны гына түгел, ә беренче чиратта – кешеләр, коллектив. Аларның һәрберсе үз урынында. Алар мәдәниятебезне үстерүгә өлеш кертәләр, лауреатлар, дипломантлар булалар. Шулай ук мин мәдәният өлкәсендәге остазларыбызны да рәхмәт сүзләре белән искә алам. Күбесе безнең арабызда хәзер юк инде. Без онытмыйбыз, искә алу кичәләре үткәрәбез”, - ди Флера Төхвәтова.

Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибының поликлиника ярдәме буенча урынбасары Розалия Зарипова – өч дистә ел медицина тармагында.

“Шуның 10 елы – медсанчасть поликлиникасында участок терапевты булып эшләдем. Ә 20 ел менә – баш табиб урынбасары. Мин хезмәт юлымдагы остазларымны рәхмәт сүзләре белән искә алам, алар: Зинаида Малеина, Азиля Шахмаева. Медицина хезмәте – график буенча гына эш түгел, ә тулысы белән үзеңне халык сәламәтлегенә багышлау. Минем хезмәтемне лаеклы бәяләгәннәре өчен җитәкчелеккә – рәхмәт, ышаныч өчен коллективка – рәхмәт. Бу мине  рухландыра”, - диде Розалия Зарипова. 

Хезмәте белән район үсешенә өлеш керткән һәр кеше — Лениногорскиның уңыш-казанышлары. Фестиваль шундый кешеләргә рәхмәт һәм хөрмәт билгесе булды. 

Розалия Мостафина фотолары

 

 


Нет комментариев