Лениногорскиның медицина сагында 50 елдан артык торучы табиб Рәшидә Сипаева үз тавышын бирде
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның медицина сагында 50 елдан артык торучы табиб Рәшидә Сипаева үз тавышын бирде

Бүген Татарстанның атказанган табибы, хезмәт ветераны, Лениногорскиның сәламәтлек саклау сагында 50 елдан артык торучы Рәшидә Сөләйман кызы Сипаева тормыш иптәше белән бергә сайлау участогына килде.

Күптән түгел Рәшидә Сипаева 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шулай ук Татарстанның Электрон Мактау тактасында аның исеме лаеклы урын тапкан. 

Аның медицина өлкәсендәге 50 елдан артык хезмәт юлы - иң игелекле эшкә тугрылыкның чын тарихы. Яшь хезмәттәшләре өчен ул профессиональлек үрнәге булып кала. Диагноз кую һәм дәва билгеләп кенә калмый, — ә  ярдәм итә, өмет тә уята белә.
Медицинада 50 елның 20се бала тудыру йортында терапевт булып эшли. Аның бүгенге пациентлары – булачак әниләр, һәм табиб берьюлы ике гомер өчен җавап бирә.

Ул үзе Үзбәкстанда туа, ә 1992 елда Лениногорскига килә, монда аның әнисе белән әтисе алданрак кайтып төпләнгән булалар инде. 

Бүген Рәшидә Сипаева тавыш бирергә ире белән килде.

“Без элек-электән сайлауларны калдырмыйбыз. Гражданлык бурычы дип саныйбыз. Ил-көннәр тыныч булсын, ышанычлы депутатлар халык мәнфәгатьләрен кайгыртсын, дип сайлауга килдек”, - ди ул. 

 

 


Нет комментариев