Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

83 яшьлек пенсионерның 500 мең сум акчасын урлаганнар

Казанда 83 яшьлек пенсионерның 500 мең сум акчасы урланган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Хатынга бер кыз шалтыратып оныгы булып сөйләшә һәм ярдәм сорый. Бераз вакыт узгач, бер ир-ат шалтыратып, барлык проблемаларны хәл итәр өчен 500 мең сум акча кирәклеген әйтә. Шул вакытта аның янына курьер килә һәм акчаларны алып китә.

Тикшерү барышында хокук сакчылары 21 яшьлек курьерны тоткарлаган. Егет үз гаебен таныган. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

https://vatantat.ru/2023/01/102864/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев