Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Ак калфак” оешмасы мобилизацияләнгәннәргә күчтәнәчләр әзерли

Бу көннәрдә Лениногорскиның “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары мобилизацияләнгән ир-егетләргә дип гуманитар ярдәм әзерли.


“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Тәслимә Рафикова әйтүенчә, оешма исеменнән посылкалар әзерләргә, игелекле эштән читтә калмаска уйлаганнар.

“Кызларым шундый күп итеп күчтәнәчләр җыйганнар. Носки һәм бияләйләрне Лилия бәйләде. Ике пакетта одеяллар, консервалар, тушенкалар,чәк-чәкләр, татлы тәм-томнар, кофе һәм чәйләр, медикаментлар, марлялар, шәмнәр, сабыннар, суыктан саклый торган гель-мазьләр,җылы киемнәр, душ өчен гельләр җыйдык. Солдатларыбызга диеп китергән күчтәнәчләрегез өчен зур рәхмәт, кызлар. Яхшылыгыгыз меңе белән үзегезгә кайтсын!” - ди Тәслимә Рафикова.

Моннан тыш уңган-булган ханымнар токмачка дип камыр җәеп, кулдан кисеп, токмач әзерләп җибәрергә әзерләнә. Озак сөйләшеп торырга вакытым юк, иркәм, токмачка камыр басам, диде Тәслимә ханым.

Әлегә ярдәм җыела. Тиздән район башлыгы Рәгать Хөсәенов махсус хәрби операциядә булучылар янына  гуманитар ярдәм илтәчәк. “Ак калфак”лар да шунда әзерләп җибәрәчәкләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев