Актаныш районы башлыгы урынбасарын коррупциядә шикләнеп тоткарлаганнар
ҖӘМГЫЯТЬ

Актаныш районы башлыгы урынбасарын коррупциядә шикләнеп тоткарлаганнар

Район башлыгы урынбасары булып 2022 елдан эшли.

Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габделхәевны ришвәтчелектә шикләнеп тоткарлаганнар. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Аны коррупция җинаяте кылуда шикләнәләр. Эш турында төгәл мәгълүмат  әлегә хәбәр ителми.

2019 елның ноябреннән Илшат Габделхәев Актаныш районы башкарма комитетын җитәкли. 2022 елда район башлыгы урынбасары итеп билгеләнә.

 

 

Фото: vk.com/akt_habar

 


Нет комментариев