Балаларга газлы су сатмаячаклар?
ҖӘМГЫЯТЬ

Балаларга газлы су сатмаячаклар?

Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец балаларга газлы алкогольсез шикәрле эчемлекләр сатуны тыярга тәкъдим итте, дип хәбәр итә RT.

Ирина Волынец мондый продукцияне 18 яшькә кадәрге балаларга сатуны тыю инициативасын хуплауны һәм тиешле закон проектын эшләүне сорый. 

Ул шулай ук газлы эчемлекләр куллануның зыяны турында мәгълүмати кампаниягә ярдәм итәргә һәм файдалырак һәм табигый альтернативалар куллануны стимуллаштырырга тәкъдим итте.

"Ш.К."


Нет комментариев