Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Беренче яртыеллыкта ипотека буенча айлык түләү 21 процентка артырга мөмкин

Россиядә ипотека буенча айлык түләү кайберәүләргә июль аена 21 процентка артырга мөмкин. “Этажи” федераль компаниясенең ипотека департаменты җитәкчесе урынбасары Татьяна Решетникова “Известия” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

Үзгәрешләр, беренчел взносны торак бәясенең 15 процентын түләп, ипотеканы 20 елга алучыларга кагыла.
Белгеч әйтүенчә, беренче яртыеллыкта торак бәясенең ким дигәндә 5 процентка арту, уртача ипотека ставкасының 9,9 проценттан 12 процентка җитү ихтималыннан чыгып фикер йөрткәндә, беренчел взносны торак бәясенең 15 проценты күләмендә түләп, ипотеканы 20 елга алучыларга айлык түләү күләме 21 процентка артачак. Шулай итеп, кредиттан файдалануның бөтен чоры өчен процент түләүләре – 32 процентка, ә сатып алынган торакның гомуми бәясе (бөтен срок эчендә процент буенча түләүләрне кертеп, кредит күләме) – 19 процентка үсәчәк.
Шул рәвешле ипотекага сатып алынган икенчел торакның 1 квадрат метры бәясе уртача – 82 605, мәйданы – 30 “квадрат” булган очракта, айлык түләү күләме 20 меңнән – 24 мең сумга, фатирның гомуми бәясе 5,2 миллионнан 6,2 миллион сумга җитәчәк.

https://vatantat.ru/2022/01/73514/

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ипотека