Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Безгә язалар: Хәзерге заман балалары бергә сөйләшеп утыра беләме икән?

Әнә бер төркем балалар мәктәптән кайтып бара, аларның кайберләре полиция бинасы урнашкан микрорайонда яши, күбесе – безнең тирәдәге йортларда.

 


Алар 7нче һәм Беренче поселоктагы мәктәпләрдә белем алалар. Һәрберсенең кулында телефон, бер-берсе белән сөйләшү юк диярлек. Без мәктәптән кайтканда кайсы фәннән дәрес кызыклырак үтте, дәрестә алган мәгълүматларның кайсысы баш миендә озаграк сакланыр дип бәхәсләшеп кайта идек.

Әлеге укучыларның күбесе мине белә, туктап, исәнләшәләр. 13 ел элек гарипләндереп, подъездга ыргытып калдырылган этемне дә яхшы беләләр, иелеп, аның белән дә исәнләшеп алалар, сөйләшәләр. Этем сыңар күзе белән аларны күзәтә. Кайчандыр үзен вәхшиләрчә кыйнап, кабыргаларын сындыручылар бу якты йөзле балаларга һич кенә дә охшаш түгеллеген аңлагандай, һәрберсе янына килеп, сыенып тора.

Балалар шул арада миңа мәктәп хәлләрен дә сөйләп ала. Эмиль Галимов башлангыч сыйныфларда Кыш бабай булып, чыршы бәйрәмендә уйнаган, телефонындагы фотосурәтен күрсәтте. Шулай бераз аралашып алдык, балалар да беразга телефоннан аерылып торды. Тик аерылышып, төрле якка таралу белән алар тагын кесә телефоннарына текәлделәр.

Беркөнне радиодан бара торган тапшыруга профессор Әнвәр Хуҗиәхмәтов чакырганнар. Кызганыч, мин тапшыруның ахырын гына ишетеп калдым. Ул ачынып, бүгенге белем бирүне һич тә күңеленә ошамавын сөйләде, мәсәлән: тапкырлау таблицасын белү мәҗбүри түгел. 1 класста ук китап белән куллану да юкка чыгачак икән. Ничек инде китапсыз яшәү мөмкин? Ул бит – чын дус, фикердәш.

Минем улым  студент чорында ярты ел чит илдә  яшәде. Бервакыт балалар бакчасы яныннан узганда, кереп чыгарга уйлаган (ә бәлки, мин дә балалар бакчасында эшләгәч, махсус кергәндер). Урамда шорты белән футболка кигән, минем сыманрак тәрбияче 4 бала белән математика буенча шөгыльләнә, ә ир-ат тәрбияче (!) физкультурада 3 бала белән төрле күнегүләр үткәрә. Илдус рөхсәт сорап кергәнгә, алар үз чиратында  төрле сораулар биргәннәр. Әнисе тәрбияче булуын белгәч, ничек итеп 30 бала белән өлгерүен, нинди шөгыльләр үткәрүе белән кызыксынганнар һәм авызларын ачып дигәндәй, шаккатып тыңлаганнар.

Безнең илдәге тәрбиячеләрне дә кызганганнар. Юк, мине жәлләү кирәкми, үз эшемне яраттым, шулай ук башка хезмәттәшләрем дә шул исемлектә. Тырышып, балалар дип эшләдек, алар рәхимле, миһербанлы булып үстеләр, шуңа да һаман шалтыратып, исәнлегемне, хәлемне белешәләр, кунакка киләләр. Димәк, тәрбияче һөнәрен дөрес сайлаганмын дигән фикер мине һич тә кимсетми.
 

Тулырак "Заман сулышы" газетында

Галия Шакирҗанова

фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев