Өч яшькә кадәрге бала карау буенча ялны гаиләдә эшләүче әти белән әни арасында бүлеп алырга мөмкин.
Мәсәлән, беренче алты айда ялда әни була, аннары аны әтисе дәвам итә ала. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Свищев РИА Новостига сөйләгән.
Депутат аңлатуынча, бала карау буенча ялны әнисе генә түгел, әтисе, әби-бабасы яки опекуны да рәсмиләштерә ала. Гаилә әгъзалары кирәк булган очракта бер-берсен алыштыра ала. Моның өчен ялны рәсмиләштерүче кеше рәсми рәвештә эшкә урнашкан булырга һәм эш бирүчегә тиешле гариза бирергә тиеш.
Бала карау буенча пособие балага 1,5 яшь тулганчы түләнә. Аның күләме хезмәткәрнең уртача хезмәт хакының 40 проценты тәшкил итә. Шул ук вакытта түләү законда билгеләнгән минималь һәм максималь күләмнән түбән яки югары була алмый. 2026 елда эшләүче гражданнар өчен бала карау буенча пособие күләме аена 9 227,24 сумнан 68 995,50 сумга кадәр тәшкил итә.
Пособие бала белән фактик рәвештә кем шөгыльләнә — шул гаилә әгъзасына түләнә. Әйтик, ялны әтисе рәсмиләштерсә, пособие аның хезмәт хакы нигезендә исәпләнә, әнисенең кереме исәпкә алынмый. Дмитрий Свищев билгеләп үткәнчә, мондый тәртип бала карау бурычын гаилә әгъзалары арасында бүлешергә һәм аны бары тик әни җилкәсенә генә йөкләмәскә мөмкинлек бирә.
Чыганак: https://shahrikazan.ru
фото: ясалма фәһем ярдәмендә
Нет комментариев