Флюорография үтәм дип акчасыз калган
ҖӘМГЫЯТЬ

Флюорография үтәм дип акчасыз калган

Мошенниклар төрле юллар белән халыкны алдап кына тора. Поликлиника «хезмәткәре», дип тә алдый башлаганнар.

Шалтыратучы ханым Вацап аша Казанда яшәүче 69 яшьлек ир-ат белән элемтәгә керә һәм флюорография узарга тәкъдим итә.

Аның өйрәтеп торуы белән ир-ат телефонында урнаштырылган банк кушымтасына керә, шуннан соң телефон экраны 30 минутка сүнеп китә. Бу вакыт эчендә элемтәдә калган мошенник аның исәп-хисап счетына керү мөмкинлеге ала һәм ир-атның картасыннан 330 мең сум акча урлый.

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

"Ш.К."


Нет комментариев