Заман сулышы

Халык сынамышы ни ди?

Күп еллар дәвамында сынаганнан соң әйтелгән сүзләр бу. Ябалак кар яуса, аннан соң һава җылы, юеш булыр. Әгәр кар вак кына бөртекле, сирәк кенә төшкәләсә, бик озак суык булыр. Кыш кар күп булса, җәй яңгырлы булыр. Карга, чәүкә түбәннән очса, кар ява. Песи мич башына менеп ятса, суык, идәнгә ятса,...

Күп еллар дәвамында сынаганнан соң әйтелгән сүзләр бу.

Ябалак кар яуса, аннан соң һава җылы, юеш булыр.

Әгәр кар вак кына бөртекле, сирәк кенә төшкәләсә, бик озак суык булыр.

Кыш кар күп булса, җәй яңгырлы булыр.

Карга, чәүкә түбәннән очса, кар ява.

Песи мич башына менеп ятса, суык, идәнгә ятса, җылы була.

Чыпчыклар чыркылдашса, көн җылыта.

Эт карда аунаса, көн аяз булыр.

Һава начар буласы булса, күгәрченнәр бик гөрләшә.

Чыганак: http://www.almet-rt.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: