Лениногорскиның ЮХИДИ хезмәткәрләре ир-егетләрне якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән үзенчәлекле итеп котлады.
Лениногорск шәһәренең бер урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре руль артында утыручы ир-егетләрне туктатып, аларны Ватанны саклаучылар көне белән котлап, открыткалар бирделәр.
Бу чара “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә үткәрелде. Ир-егетләргә, шулай ук, “Единая Россия” дип язылган яктылык кайтаручы элемент – браслетлар һәм автомобиль ароматизаторы тараттылар.
Ул көнне ир-егетләр генә түгел, машинада баручы, рульдә булган хатын-кызларны да туктаттылар. Алар барысы да әни кешеләр иде. ЮХИДИ хезмәткәрләре машина эчендә махсус кресло барлыгын да тикшерде. Ә балаларга буягычларны “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесе профилактика бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова тапшырды.
Рамия Гарифуллина фотолары
Нет комментариев