Ватанны саклаучылар көнендә Иске Шөгер авылында чаңгы ярышлары узачак.
Бәйрәмне оештыручылар зурларны да, балаларны чаңгы ярышында катнашырга чакыралар. Зурлар өчен аерым, балалар өчен аерым уздырылачак.
Хатын-кызлар исә канат тартуда көч сынашачак.
Спорт бәйрәменә килүчеләрне кайнар чәй һәм коймак белән сыйлаячаклар.
Чаңгы ярышында катнашучыларга инвентарьларне үзләре белән алып килергә. Бәйрәм 11.00 сәгатьтә башлана, үткәрү урыны: Вахит урамы ("Төбәк").
Игътибар: һава торышына бәйле рәвештә, үзгәрешләр дә булырга мөмкин.
Фото: "Заман сулышы" архивыннан
Нет комментариев