ҖӘМГЫЯТЬ

Казанның 7 нче хастаханәсендә беренче тапкыр тез буыннарын робот ярдәмендә алыштырганнар

Татарстанда беренче тапкыр Казанның М. Н.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә тез буыннарына робот ярдәмендә операция ясаганнар.

Бу хакта «Татар-информ» га медицина учреждениесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Сеченов университеты профессоры Андрей Грицюк технологияне өйрәтү өчен 7 нче номерлы  клиник хастаханәгә килгән. Ул роботта күрсәтмә операция үткәрде. Бер көннән соң шундый ук операцияне хастаханәнең өченче травматология бүлеге табиблары Алексей Лобанов җитәкчелегендә үткәрделәр. Алар тез буыннарын робот-ассистентлы эндопротезлауны башкардылар – пациентка тормышка кайту мөмкинлеген бүләк итеп, башыннан ахырына кадәр тулысынча башкардылар.


Нет комментариев